Скачать книгу

дә киләчәктә минем каберем кемнәргәдер комачаулый икән – тигезләсеннәр! Нәрсә ул кабер?! Кирәк икәнмен, мине тере килеш тә ала аласың! Теләсәң кая куй – риза!

      – Бу тау белән зират арасын бусакмы? Монда хет диңгез ташып тулсын – буа эһ тә итмәскә тиеш! – дидем мин.

      Өчәү, утырып, сүзсез генә тәмәке тарттык.

      – Без инде Каһир белән дөньяның ачысын-төчесен татыган, хәзер ташлап булмый. Ә син ник пошкытасың бу әче нәрсәне? – диде Идрис абый.

      – Вакытында каеш белән ярырга әти-әни булмаганга…

VII

      Морзалар өенең тимер һәм калайны бизәкләп үрелгән балконыннан тирә-юнь шундый матур булып күренә икән. Бер кич кунгач, икенче көнне, әле кояш чыкмас борын, тартып керергә исәпләп, шунда чыгып бастым. Җаным тыныч түгел иде, төнлә ямьсез төш күреп саташып беттем, шабыр тиргә батканмын. Имеш, бар дөнья янган, ташлар эреп, ябышып каткан, җир зәңгәрле-аллы төзәлмәс яман шеш төсле булып калган, һичкем күренми; мин үзем дә юк, тик әле кайдадыр, йөрәк шикелле тибеп, сулкылдап елый-елый, аңым гына яшәп ята, имеш…

      Мине морза йортының икенче катына урнаштырдылар. Рамазанов торган бүлмәгә. Аны шушында, төнлә икенче катка менеп, бүлмәсенә кереп үтергәннәр. Ишекнең эчке келәсе нык, мин карадым. Төнлә ул аны белгән кешесенә генә ачар иде. Әгәр бикләгән булса, әлбәттә. Ә аның янына кергән кеше кем: дошманмы, әллә яхшы кешеме? Хәер, дошманның да белгән кеше булып чыгуы бик ихтимал. Бәлки, ул аның үзен үтерергә килгәнен белмәгәндер дә. Авылда чит кешеләр юк лабаса, бөтенесе таныш. Ул кичне Рамазанов яшьләрне җыеп сөйләшкән… Ә иртән өстәлгә йөзтүбән капланып яткан көенә тапканнар. Үтергәннәр дип…

      Мин Янышевтан, кыймыйча гына:

      – Әллә Рамазановның берәр… шәхси кайгысы булганмы? – дип сораган идем. – Үзе атылмагандыр ич инде?

      – Кешесе ул түгел! Аны безгә партия үз авызыннан өзеп җибәрде. Казандагы ТЭЦ-1 проекты группасыннан. Вакытлыча! Өч бала атасы… Гаҗәп бер кеше иде ул… Юныс Рамазанов. Кыяфәтенә карасаң, тәкъва картлар ише йомшактыр кебек. Ә зәһәр холыклы иде… Берзаманны, икәү сөйләшкәндә: «Безгә барыбер котылгысыз һәлакәт яный», – дигән иде.

      – Зәһәр холыклы? – дип кайтарып сорадым мин секретарьдан, Рамазановның «безгә котылгысыз һәлакәт яный» дигән сүзләренә гаҗәпсенеп. Әйтеп бетергәнен көтәргә түземлегем җитмәде.

      – Ә бу – Ленин сүзләре, туган. Әйе, безгә барыбер котылгысыз һәлакәт яный… әгәр искечә вак хуҗалыклар булып утырсак. Ирекле җирдә ирекле гражданнар булсак та!.. Днепрогэста, Сталинград трактор заводында, Магнитогорскида күз күрмәгән, колак ишетмәгән төзелешләр башланачак. Анда социализм төзелә, ә авылда капитализм калсынмы? Рамазанов менә ни өчен монда – авылга ашыккан. Республикада иң беренче авыл электр станциясе турында сүз кузгалуга ук. Үз теләге белән… Бу станция, туган, кечкенә булса да, төш кенә булачак!..

      Балконда шуларны искә төшердем. Саф һава, тәмәке исе күңелемне ачып җибәрде.

      Ә утарны корып та куйганнар соң! Күз төшкән һәрнәрсә тынгысыз уйлардан җанны чистартырга тиеш дигән аек исәп белән эшләнгән. Табигатьнең бар фасыллары, һәр куагы, һәр ташы әфәнделәргә

Скачать книгу