Скачать книгу

чиккән сөлгесе белән җиз самавырны каплый, көзгегә мендәр япмасы яба. Яланбаш утырсак, башыбызга түбәтәй кидертә, йокымсырый башласак, йокламаска куша иде. Әти, яшенгә игътибар итмәстән, үзенә нинди дә булса шөгыль таба. «Ахырзаманда, – ди әни апа белән миңа, – шушындый яшен яшьнәр, күк күкрәр, таулар мамык урынына очып йөрер, балаларның чәчләре агарыр, картлар акылдан шашар дигән…» «Ә Алла кешеләргә булыша алмыйча карап торыр, имеш», – ди әти, аның сүзенә кушылып. Бу аның, гадәтенчә, әни белән бәхәскә керүе. «Алланың кешеләр газабына карап торудан башы чыкканы бармыни соң аның?» – дип куя ул, мәсәлән, чабата шөшлесен, көчәнә-көчәнә, калып белән юкә арасында йөртеп. «Әстәгъфирулла! Рәхмәтеннән ташламасын диген, алласыз!» – «Аның рәхмәтенә калсаң, синең кысыр ашыңны тартып алырга да күп сорамый ул, белдеңме?» Әти белән әни дин турында мин белә-белгәннән бәхәстә иде.

      Җил чыгып, агач башларын тузгытты, үләннәрне җир күкрәгенә кысты. Алай да болытлар мәгарәсеннән кояш күренгәләп ала иде әле.

      Кәүсәрия тегермән астына төшеп китте. Мин чокыр кырыена җиткәндә, ул инде менеп килә иде. Җирне иңләгән эңгер-меңгердә чиләкләрендәге су эрегән кургаш сыман куе, авыр булып күренә. Бер ботагы каерылган, дугаланып җиргә иелгән тал астыннан чыкканда, ул мине күреп алды. Ни куркырга, ни читләтеп китәргә кыймыйча, беркавым тораташтай катып торды. Йөзгә дан түгел бугай. Гәүдәсе җыйнак, сылу. Аннан матур бер гадилек аңкып, бөркелеп тора иде. Түгәрәк йөз, алга чыгыбрак торган ияк, чак кына почыграк борын. Йөзендә йөзек кашыдай бер нәрсә бар иде – күзләре!.. Дөресрәге, карашы!.. Моңарчы мин һичкайчан очратмаган гадилек. Менә тал, станция, чирәм, таш, сукмак, җил, яңгыр исе, яшен… Менә ул – алардан аерылгысыз табигатьнең бер кисәге. Ансыз табигатьтәге бөтенлек югалырдыр, һәрнәрсә таралып китәр кебек.

      – Кту такуй? – диде ул.

      – Кеше, – дидем мин.

      – Пәри дип торам.

      – Пәриләр белән урысча сөйләшәсеңмени син?

      – Монда бала күргәннәр… «Мама» дип елап йөргән, ди.

      Ниһаять, күк казаны тишелде: тоташ яңгыр ява башлады. Яңгыр тамчылары, бер-берсенә бәрелеп, тагын әллә ничәгә ватыла, су тузанына әйләнеп чәчри. Мин аның янына йөгереп төштем, иңендәге чиләк-көянтәне җиргә алып куйгач, тегермән ышыгына әйдәдем, пиджагымны салып, иңенә капладым. Карышырга өлгермәде дә бугай. Беренче эре тамчылар чылаткан йөзеннән һәм киеменнән җылы ис бөркелде.

      – Эремәс идем әле, мин тоз түгел лә, – диде ул.

      – Тоз түгел, – дип килештем мин, төшеп китмәсен дип, пиджакның өске төймәсен төймәләдем.

      Ул, иреннәрендәге яңгыр тамчыларын сыпырып:

      – Син чынлап та пәри түгелме? – дип сорады.

      – Сүгенеп кара, бәлки, юкка чыгармын.

      – Яхшы кешегә сүгенмиләр.

      – Яхшы икәнемне каян беләсең?

      – Кулыңнан.

      Шунда гына күрдем: аның кулыннан тотканмын икән. Кәүсәрия дә моны шундук искәреп, кулын тиз генә тартып алды.

      – Бәлки, йөземнәндер?

      – Йөз дигәнең алдаучан була ул!

      – Ә кул?

      Ул әкрен генә көлеп куйды:

      – Начар кешенең кулы

Скачать книгу