Скачать книгу

томанга төшеп чумам. Юеш ташларга аяк очларым белән генә баса-баса, бабай өйрәткәнчә, кеше күзе төшмәстәй почмакка сыенып, бөрмәле киндер ыштанымны сул кулымның баш бармагы белән сыдырып төшергәч кенә, бөтен ишегалды тынлыгын чәлпәрәмә китереп, быргы кычкыртып җибәрәләр. Бар сыным белән бөрешеп киләм һәм болдырга йөгереп менәм дә караңгылы-яктылы тәбәнәк җылы өйгә чәчрәп барып керәм.

      – Бабай! Пес-с иттерттермиләр!

      Ул кеткелдәп куя. Аннары тыныч кына итеп көл төсендәге көрәк сакаллы знакумына нидер аңлата, тегесенең тирән зәңгәр күзе елмаеп кысыла, зур авызыннан көлү тавышы яңгырап чыга. Кара төрепкәсеннән ак чынаякка көл коела. Аның күз карашы ягымлы, ниндидер хәйләкәр шуклык белән яктырып тора сыман. Бабай, үрелеп, көлә-көлә, минем ыштан бөрмәмне шапылдатып куя, аннары, «спасибо, знакум» дия-дия, салкын кулымны үзенең җылы һәм каты учы белән төргәндәй тотып, мине болдырга җитәкләп алып чыга. Калын чиста тавыш белән:

      – И мне пора! – дип, безнең арттан, яшел кожанын кия- кия, бабайның знакумы да иярә. Аның башында кырые көмештән каеган кызыл фуражка, аягында бабайныкы шикелле үк күн читек, тик аныкының балтыры гармун күреге шикелле җыерылып килгән, баскан саен шыгырдый, ә бабайныкына шахтёр галошы кигезелгән.

      Түземем бетеп, болдырдан «чаптыра» гына башлауга, бөтен үзәкләргә үтеп, томан эченнән тагын ярсу быргы тавышы ишетелә.

      – Вчерась наш Митрофаныч семь волков подвыл – матёрого, двух переярков, да ещё четырёх молодых. Счас с охотой выезжам-с4.

      – Хураша-а, знакум, хураша.

      Бу сүзләрдән алпавыт утарындагы кешеләрнең бүре ауларга җыенуларын төшендем.

      Хәзер, балконда боларны хәтеремә төшергән чагында, миңа ул иртәнең һәр сулышы, һәр кыштырдавы, ыгы-зыгысы таныш, аңлаешлы инде. Ул вакытта серле, сихерле тоелган күренешләрне, сүзләр, тавышлар, кичерешләрне мин китаплардан укып белгәнем аша күрәм һәм аңлыйм… Беренче быргы «Бөтенеңә кузгалырга!» дигәнне белдереп яңгыраган. Икенчесе «Атларны иярләргә!» дип аваз салган. Быргы, билгеле, хәзер белүемчә, мөгез быргы булгандыр. Безнең алпавыт ау белән якынлашканда, авыл халкы башта атлы казаклар килә дип шикләнеп, кайсы кая посарга ашыга, ә без, куркуның ни икәнен белмәстән, каршы йөгерә идек. Алпавытның ау кешеләре дистә ярымга җитә, этләре ике-өч дистәгә җыела. Бабайның знакумы – минем исемдә Ягур дәдәй булып калган кеше – алпавыт авын йөртүче. Аннан кала алпавытның атка атланган көйгә озын каешлар белән эт тотып, өстертеп, котыртып торучы, картуз белән кызыл казаки кигән сары чәчле малайлары да күп иде.

      Шулай итеп, үзәкләргә үтеп һәм бугаз төбен кытыклап, көзге күк төбеннән килгән торна таркылдавы сыман, калын быргы тавышы яңгырый.

      Кояш чыгып килә иде инде.

      Абзар ишекләренең тупсаларын каерып дигәндәй ачып, эчтә араталарны дөңгердәтеп җиргә төшереп җибәрәләр дә, йөгән кидерә-кидерә, яңадан-яңа атлар чыгаралар, буага алып төшеп сугаралар да иярлиләр. Барысы да ашыга, тик кабалану юк, һәммәсе пөхтә

Скачать книгу


<p>4</p>

– Кичә безнең Митрофаныч, бүре булып улап, җиде бүрене алдалап чыгарган – берсе карт бүре, икесе былтыргылар, тагын дүртесе быелгылар. Хәзер ауга чыгабыз.