Скачать книгу

– диде Ярмиев. – Боерык бирелгәч, аны тикшермиләр. Минем эш илтеп бирү иде.

      – Тапшырдыңмы соң? – дидем мин, беләсе килүемне баса алмыйча. Ни өчен килгәнемне дә онытты дип уйлаганнардыр инде.

      – Тапшырмыйча калырга ярамый торган пакет иде ул… Басмачылар эзгә төште. Атны үтерделәр, елан шикелле, тау-таш арасына качтым. Шунда бер таш, кузгалып, кулны кысты, тозакка эләккән тычкан хәлендә калдым. Шуннан… – Идрис Ярмиев, кай җиредер авырткан сыман, йөзен чытты. – Ике чабуда… Әллә кул иде, әллә карт әтәч муены…

      – Шуннан?

      – Шуннан… – Ул исән кулын, лобогрейка канатыдай өстән айкап, үзе борылмыйча гына артка изәп җибәрде. – Менә бу турыдан стансыга канау ерасың, анау тупыллар арасыннан…

      – Ә пакет?

      – Шуны сөргечләп ураган җепне чишеп, беләкне бәйләдем. Әмма пакет ачык лабаса?! Кем укыган? Дусмы, әллә дошманмы? Шикләнделәр, билгеле. Духтыр беләктәге җепне чишеп күрсәткәч кенә ышандылар. – Ул, бу хакта сүз бетте дигәндәй, тупылларга таба борылды.

      – Бу җирләр станциянең шлюзларын, сусаклагычларын корыр өчен бик җайлы, – диде Каһир.

      – Турбинага килә торган су көчле агымлы булса шәп икән. Рамазанов «моның өчен тар канау кулай» диде.

      – «Тегермәнне кая салабыз» диде әле?

      – Анысын инде, Каһир, телибез икән, урыслар әйтмешли, Ходай Тәгаләнең култык астына салсак та була. Токны тимерчыбыктан хет айга суз. Баганаң гына җитсен.

      Алар икесе ике ягымда тора. Кулымны күтәрсәм, иңбашларына таяна алам. Биредә мин ялгыз түгел! Алар мине яшьсенә, ләкин, «Курыкма, агай-эне! Хур итмәбез!» дигәндәй, рухландырып, тынычландырып торалар. Мондый ышанычны аклый алырмынмы соң? Алар станциянең ничек корылырга тиеш икәнлегенә кадәр белә! Аны саласыларына ышаналар! Бу уйларыннан бер карыш та чигенмәслекләре тыныч тавышларыннан, сабырлыкларыннан сизелеп тора.

      Иркен сулап куйдым! Җиңел булып китте.

      – Боларны каян беләсез соң сез, кем әйтте? – дип сорадым, аларга исем киткән шикелле.

      – Рамазанов. Юныс кордаш, авыр туфрагы җиңел булсын… Әллә тегермәнне тау башына салабызмы? – Ярмиев авылның урта урамы барып төртелгән тауга ишарәләде.

      – Җил тегермәне түгел ич ул! – диде Каһир.

      – Булса соң!

      – Ул тауның теге ягында Брынка дигән рус авылы, – диде Каһир. – Идрис абый шуларның күзен ут итәргә тели.

      – Ә нигә? Көнләшсеннәр! Җаннары янсын! Җан янганда, ыштан эштә тузучан, мич башында түгел.

      – Аларның тегермәннәре оһо! Синекеннән көнләшерлек мәллә? Алар Степан дигән ата байларының ике ташлы тегермәнен тартып алдылар, – диде Каһир, миңа карап. – Алмаслар иде, өч ел элек ул тегермәнче ике улы белән селькор Спиридонны кара канга батырып кыйнап үтерде… Тирә-күрше авыллардан җыелышып күмдек. Илле-алтмыш кеше – бездән. Ул авыл урыслары белән безнең әтиләрнең сугышканын да хәтерлим әле. Ызан буенда, чалгылар селтәшеп. Ундүртенче елны, печән өстендә. Бөтен ызгыш – бер ышна җире3 өчен. Ә урак җиткәндә, герман сугышына чыгып киттеләр. Кочаклашып, җырлашып. Пристаньда русларны татар «Әпипә»сенә биеттеләр, безнең әтиләр аларның «Барыня»сына басты… – Каһир ярсып китеп

Скачать книгу


<p>3</p>

Ышна җире – урманы киселгәннән соң, иген игелә торган җир.