Скачать книгу

суң? Исән-сау гына килеп җиттегезме?

      Аннан Өрфәйдә апа чаршау белән бүлеп куелган сәке янындагы өстәлгә, җиз табак тутырып, бөтен бәрәңге, тирләп торган салкын чүлмәк белән сөтле катык, ярты бөтен арыш ипие, суган кыяклары китереп куйды. Каһир белән Идрис абый сәкегә утырдылар. Янышев белән мин артсыз урындыкларга урнаштык. Яныбызга, пуф итеп, җиз самавыр менеп кунаклады. Хуҗа апа, самавыр капкачын ачып, морҗасы тирәли тезелешкән ап-ак йомыркаларны бармак битләренә өрә-өрә алгач, салкын сулы чүмечтә йөздергәннән соң, берәм-берәм алдыбызга тәгәрәтеп җибәрде. Кыстый-кыстый ашаттылар. Түрдәге ике тәрәзә арасындагы стенага карточкалар тезелгән рам элгәннәр. Карточкалары инде саргайган. Берсендә Фрунзены таныдым. Кызыл гаскәриләр арасында төшкән.

      – Менә бусы безнең Идрис абый! – диде Каһир, командарм артындагы кеше сурәтенә агач кашык сабы белән күрсәтеп.

      Өй эчендәге бар җиһаз – өрәңге шкаф, җиз телле һәм җиз герле сәгать, өсте кырып юылган өстәл һәм дүрт-биш артсыз урындык, агач карават. Идәндә суккан палас. Ике кыз, бер малай ак мич белән почмак арасындагы чаршау артыннан безне ятсынып күзәттеләр. Әнкәләре кулларына берәр йомырка тоттыргач чыгып киттеләр. Табынга алар гына түгел, үсмер малайлары да утырмады: без кергәндә, ул ишегалдында өч җәпле агач сәнәк ясап маташа иде. Атасы аны, секретарьның атын тугаргач, яшел үлән чабып, шуңа кушарга җибәрде. Сәнәген ясап бетергәч, ул аны абзар түбәсенә җилдә киптерергә кадап куяр: кош сөяге кебек җиңел булсын дип. Тиздән печән өсте җитә. Мин боларны онытмаганмын икән әле.

      Ашап-эчеп, рәхмәтләр әйткәннән соң, ишегалдына чыккач, Мирсәяф Янышев Сафинга:

      – Иптәшкә станция урынын күрсәтегез, – диде.

      – Ә сез? – дидем.

      – Анда өч-дүрт тапкыр булдым инде. Кайтыйм.

      Секретарьны озата чыктык. Идрис абыйның өлкән улы акбүз атны, капка төбенә алып килеп, читән казыгына бәйләгән, тезгенен чишеп һәм аркалыкларын төшереп, сусыл үләнгә кушкан. Бая чаршау артыннан карап торган бәләкәй малай, тарантасның кузласына утырып, дилбегә тоткан. Казыкларга ябышып, читәнгә кунаклаган биш-алты малай, түземсезләнеп, хуҗа малайның тарантас кузласында утыруның рәхәтлеген сөйләвен көтә иде булса кирәк.

      – Әти, синең атка кайчан шушындый тарантас бирәләр? – дип сорады ул.

      – Безгә тиеш түгел, улым, – диде Идрис абый.

      – Милиция командирыныкы бар ич әле!

      – Ул бит командир, улым.

      – Ә син кайчан командир буласың?

      Ярмиев ак фуражкасының козырёгын күзенә шудырды да, елмаеп, безгә карады.

      – Яңа кул үскәч, – диде ул, исән уң кулы белән малаен күтәреп җиргә бастыргач. – Монау абыең булмаса, сыңар кул белән милиционер да итмәсләрие әле, – диде ул, Янышевка ишарәләп.

      – Ә син аңар әйт, әти, үскәч, мине тарантаслы эшкә алсын.

      Барыбыз да көлеп җибәрдек.

      – Юк, мин сине тарантаслы эшкә алмыйм, – диде секретарь, малайга иелеп.

      Читән башындагылар моны көтмәгән иде, ахры, чышын-пышын

Скачать книгу