Скачать книгу

батрак тегермәнченең кызы белән гыйшык тотышкан икән, ул да Спиридон янына – тегермән өенә күчә. Менә шундый хәлләр килеп чыга. Югыйсә азатлык барын бар, ә батракның авызы авызлыклы, аягы тышаулы… Кол булып туса да, Спиридон азатлыкта үлде. Кабере зираттан ерак, тау итәгендә, пар усак төбендә. Степан, янәмәсе, улларын егетнең сабагын укытырга гына җибәргән… Шулай дип котылмакчы иде дә, үз сабагын укыттылар.

      Ярмиев, сүзсез калып, сумкасын артка этәрде дә чалбар кесәсеннән папирос кабы чыгарды. Аны янтайтып селеккәләгәч, башын кырынайтып, берсен авызына капты. Сафин шырпы кабызды һәм утны, кош тоткан шикелле, җилдән киң учына яшереп, аның шадра йөзенә якынайтты.

      – Үзләренең дә кирәкләрен биргәннәр соң! Кызлары бөтен авылны күтәргән. Тегермәнченең өенә басып кереп, эт итеп кыйнаганнар. Кул-аякларын бәйләп, волкомга китереп тапшырдылар… Хәзер тегермәне җәмәгатьнеке, калай түбәле өендә авыл Советы.

      – Күрә адәм башлары! – дип уфтанды Каһир.

      «Ни җитми адәмнәргә? – дип уйладым мин. – Җирме? Ә аның чиге юк. Гомернең генә чиге бар ул. Шушы елга суы белән бер – ага да китә. Кайда тын, кайда болгана да тулгана. Ә бит бер туктарга кирәк… Спиридон… Юк, ул болай гына үлмәгән. Аның җаны балкыган. Менә станцияне салыйк әле, бөтенесенең күзе ачылыр! Кемдер, теләми икән, кара төндә яшәсен. Кара төннән кабергә бер адым…»

      Минем бөтен күкрәгем яна, ә йөрәгемә салкын боз кисәге тигәндәй булды. Алар моңа кадәр мин күз алдыма да китермәгән нәрсәләр хакында сөйләштеләр. Якында яшен сугып яндырган наратка күзем төшеп, караңгыда кинәт ишетелгән шомлы тавыштан сискәнгән шикелле әсәренеп киттем. «Ах, менә нинди ләбаса ул тормыш! Кеше тормышы… Бөтен өметең белән кояшка – җылыга һәм яктыга үрлисең, ә сине көйдергеч яшеннәр сагалый. Спиридон! Яшен чаткысы белән очрашканчы, өметләреңне чынга ашырырга ашык икән ул».

      Уемнан бүленеп, мин, катгый төстә:

      – Рамазанов станциягә уңай урын сайлаган, – дидем.

      – Уңай урын, – дип килеште Каһир.

      Буа буасы урын тар. Канау казыйсы җире үзле балчыклы, су ашамый. Станция утыртасы чокыр тирән, турбинадан чыккан су инешкә аксын өчен, өстәмә казу эшләре белән мәшәкатьләнәсе юк.

      Идрис абый, сыңар кулын гайрәтле селтәп:

      – Тик монда салырга ярамый, – диде.

      – Рамазанов шушында сайладымы соң?

      – Шушында, – диде Каһир.

      – Уңай урын лабаса…

      – Ярамый… Кара, монда салсак, ярты авыл буа суы буенда кала, яртысы – далада. Авылның йөзе өтекләнә.

      – Сезгә электр кирәкме, әллә…

      – Безгә хәзер бөтен нәрсә кирәк. Мин монда гомерлеккә килгән. Мин монда яшим! – Каһир аягын җәеп басты. – Кара, буа буасы урын тар, хак. Кызлар биле шикелле. Тик хикмәт анда гына түгел. Әгәр көтмәгәндә яңгыр явып, елга ташыса? Буаңны шундук ялмап йота, арткан су җәелерлек урын юк. Запас канау да коткара алмый.

      Кичә генә мин гади крестьянны бүре өере узып китүен сабыр гына көтеп торган, кая таба

Скачать книгу