Скачать книгу

малайларның этләрен өстертеп, бүре эзенә төшерүе, нидер күргән эт өеренең әрәмәлекне тоташ ыңгырашу, чинау, ырылдау, шыңшу белән тутыруы – болар барысы да урманның кыштырдап, сагаеп, куркып, сискәнеп торуына хәтле миңа хәзер күренә, ишетелә кебек.

      …Бозау хәтле ана бүре белән куе көрән тимгелле эт маңгайга-маңгай килеп бәрелешәләр дә җирдә тәгәрәп китәләр. Бүре, сикереп торып, үз юлына төшмәкче, аның өстенә күзен кан баскан, корымлы пумаладай йөнтәс эт белән сары бурзай ябырыла. Бүренең шул бер мизгелгә югалып калуы җитә: кушаяклап томырылган алмачуар атын үрә торгызып, аның өстенә киң күкрәкле алпавыт үзе сикереп төшә дә бүренең алгы аякларын сигездән үргән чуклы камчысы белән бәйләп ата һәм, торып, уң кулының бармак очлары белән күкрәген, тез башларын каккалый, аннары алтын портсигарыннан папирос алып каба…

      Аның һәм ана бүренең кан баскан күзләрен күрәм шикелле. Ә малай-шалай бүрегә тешләрен батырып ырылдаган этләрне аера. Читтә мылтык гөрселдәп ала… Томан тарала, тарала…

      Мин балконда тәмәке тартам.

VIII

      Без төзегәннәрне җимереп, авылны яңа урынга күчергәннәр. Кәүсәрия чиләгенә иелеп эчкәндә иренемне көйдергән суның чишмәсе аста калган – ләм астында. Яшьлегемнең иң матур сукмагын чирәм баскан. Тиздән монда Кама суы күтәрелә башлар. Яңа дәрья.

      Яшьлегемнең кызыл чәчәкле болыннарын сагынам. Язмышымның кояш нурлары кызарткан чыклы чәчәкләрен инде башка су сугарыр.

      Нишләмәк кирәк, һәр заманның үз кешеләре, һәр буынның үз буасы, үз суы, үз юлы, үз хәтере. Иртәгә ике тормыш гөле борнасын өчен, бүген бер чәчәкнең сулуы кирәк. Әгәр бер бодай бөртеге җиргә күмелмәсә, кырык бөртекле башак үсми…

      Су астында – чишмә, юл астында – сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су – җирнеке, юл – ке- шеләрнеке, хәтер – киләчәкнеке. Томаланган күзле чишмәләр, күктәге йолдызларын югалткан сукмаклар, гомеремнең иң югары ноктасыннан үткән юлыма борылып караган хәтер – болар һәммәсе минем җанымның тере чәчәкләре.

      Болыт каурые урталай бүлгән кып-кызыл кояш шары дөр- ләп янган офыкка чумды. Эңгер-меңгер төште. Бераздан төннең беренче күбәләкләре – төнге сәяхәткә чыккан йолдызлар күренде. Ә берсе караңгы офык коесына чумды.

      Апрель аендагы сыман, күк чиста, һава саф. Төнге һавага бөҗәкләрнең сызгыруы, кыштырдавы, чырылдавы күтәрелде. Шулар арасындагы иң әче сызгыруны ишетмәс өчен, учым белән колагымны томаладым, ләкин ул тавыш башымда икән: кан басымым күтәрелгән, ахрысы, уң колак чыңлый. Аңлаешсыз авырлык, гүя кан тамырлары буенча кан түгел, салкын терекөмеш ага. Пиджагымны киеп, исән калган наратка барып сөялдем. Шофёр Исмәгыйль кунак йортыннан урын белеште, тик әле минем буш бүлмәгә кайтасым килми. Ашау да онытылды. Дошман басып алачак җир сыман, буш калдырылган су буйларына, куаклар ягылган урыннарга, кемдер үткән белән киләчәк арасын мәңгегә өзәргә теләгәндәй, сүтелгән күпергә, станция ягына карап торам.

      Үткән еллар хәтереннән арынып, иртәгә эшлисе эшләремне барларга тырышып карыйм, ләкин киләчәк причалына килеп туктардай

Скачать книгу