Скачать книгу

Көянтәдәй бөгелгән иске күперчек. Кыз иңендә – яшел көянтә, ә суда – аларның чагылышы.

      Бу мине кызыксындырып җибәрде. Яхшысынмасам да, сәер хәлнең асылын беләсем килде: тилгәнне тотып, Каһир ник бу кызга ияргән?

      Тау башыннан болытлар ташкыны ишелеп төште. Агач башларын тузгытып киткән җил тагын тынды. Күл өсте тигез, аны тик сары төнбоеклар, сазанаклар гына чуарлаган. Көянтәле кыз да болытларга карап алды. Чиләкләрен чумдырып, күл суы алыр дигән идем, ашыкмады.

      – Явыз, җәбер, – диде ул. Тавышы калынчарак, күкрәктән килә.

      – Туйдырды бу тилгән! – диде Каһир, кошны күтәрә төшеп. Тилгән ысылдады, киерелеп, тырнаклы аяклары белән һаваны тырнады. – Көн саен сезнең турыда.

      – Синең шикелле.

      – Пөхтә чәкедемме? Күз очлы минем. Кул да каты – калты- рамый.

      – Балаларын ятим итеп.

      – Ата кош бу. – Каһир салкын тәкәбберлек белән тилгәнне кызның аяк астына ташлады. Кыз читкә тайпылды, күпернең кыйшык култыксасы булмаса, суга ук сикерер иде, мөгаен. Кош Каһирга карап ысылдады, канаты белән күпер култыксасын кыйнады. Каһир кеткелдәп алды.

      Кыз, аңа яулык почмагы белән авызын каплаган килеш кырын карап:

      – Абау! – диде.

      Каһир, тилгәнне котыртып, канат очыннан һавага күтәрде. Кош, аның күзенә карап, ярсу ысылдарга кереште. Каһир аны, киң селтәнеп, култыкса аркылы күлгә томырды, тик кош, бер канатын гына җилпи-җилпи, ярга очып җитәргә көч тапты.

      Каһир кызны култыксага кысты.

      – Синең өчен аттым. Күпме кеше тидерә алмады! Авыл- да ирләр беткән!.. Яулык ябып кына йөриселәре бар. Пешмәгәннәр!

      – Әле ярый аттың. Юкса белмәс идем.

      – Нәрсәне?

      – Миһербансыз икәнеңне. Өйләнгәч, хатының белән ничек торырсың икән?

      – Анысы инде, Кәүсәрия, синең кайгың түгел.

      – Менә үзең дә әйтәсең, Каһир абый… Йөрмә дим, йөрмә, йөрмә…

      – Миһербансыз, дисең инде. Өйләнсәм, хатынның кайгысы ул итмәм.

      Кәүсәрия дәшмәде, Каһир култыксадан кулын алуга, күпердән алга атлады, тик Каһир аның чиләгеннән тотып өлгерде, җибәрмәде. Кыз әле генә Каһир канат очыннан күтәргән яралы тилгән хәлендә калгандай булды.

      – Беләсеңме ник? – диде Каһир. – Менә ник… Берәү күр- ше авылдан кыз урлаган. Атын җан-фәрманга куалый. Арттан куа чыкмагайлары дип шикләнә. Аты сөрлегеп куя моның. Арба төбендәге мылтыгының түтәсен капшап: «Раз!» – ди бу. Ярты юлны җилдереп узгач, ат тагын сөрлегә. Егет, бу юлы мылтыгын суырып ук чыгарып: «Ике!» – дип куя. Кайтып җиттек дигәндә генә, аты тагын сөрлегә. «Өч!» – ди егет һәм атны атып та ега. Кәләш елый башлый, син мәрхәмәтсез, шәфкатьсез кеше икәнсең, синең белән ничек торырмын, харап булды газиз башкайларым, янәмәсе. «Раз!» – ди егет, аңа карап… Шуннан бирле торалар, ди. Хатыны беркайчан да иренә «Ике!» дип әйттермәгән.

      Кыз ярты йөзен каплаган яулыгы читеннән сөзеп кенә тагын аңа карап алды:

      – Тилгәнне атуың «Бер!» диюең булдымыни? «Өч!» дигәнче түзәсең

Скачать книгу