Скачать книгу

тын… Давыл алдыннан шулай тын була… Крестьян ниндидер бер стенага килеп терәлгәнен сизә. Ул үзендә шул стенаны җимерерлек көч барлыгын тоя, тик стенаның теге ягында үзен ни көткәнен белмәү аны сагайта, ашыкмаска куша. Көтүне бүре кузгатсын, ә ул, төлке, үз өлешен посып торган җиреннән генә үрелеп алыр. Бүреләре – бай яки урта хәлле крестьян, төлкесе – менә иртәгә, менә иртәгә дигән өмет белән яшәүче, көннекен-көнгә аударып баручы ярлылар. Алар – күпчелек, алар сабыр төбе сары алтын дип яшиләр. Ә дошман көтми…

      Әнә шунда, озынча күл буендагы тынлыкта, куе зирекләр күләгәсендә ул Юныс Рамазанов турында сөйләде. Аңа атканнар. Чигәсенә. Көтмәгәндә һәм искәрмәстән терәп атканнар. Болай иң явыз дошман гына эшли ала. Гражданнар сугышын яшен шикелле аркылыга-буйлыга иңләп кайткан кеше үзен бүтәнчә үтерергә юл куймас иде. Уяулыгын югалткан. Сизгерлеген. Сәбәбе? Бер динамолы станция коруны ул да, минем шикелле, вак эш дип санаган, ахрысы, дошманның ачуын, ярсуын кузгатырдай нәрсә түгел дип уйлагандыр. Алайса, нарком хаклы инде: кемдер крестьянның Ильич лампасы өчен үз җанын-тәнен кызганмыйча утка керүен теләми. Кемгәдер ул чаткының кабынмас борын сүнүе кирәк.

      Пуля Рамазановның чигәсенә тигән. Иң тиз һәм… җиңел үлем, әгәр дә үлемне җиңел дип атарга яраса.

      Кузгалып киттек. Янышев сөйләгәннәрне уйлап бардым. Әйе, мин яшь әле. Яшисем килә. Яңа пальто, яңа бүрек киеп йөрисем килә. Яңа пальто һәм яңа бүрек кигән килеш кызлар белән сөйләшүе җиңелрәктер дә, рәхәтрәктер дә ул. Билгеле инде, яңа пальто һәм яңа бүрек бик җылыдыр да.

      Ә пальтолык, бүреклек акча эшләүнең мине бүтән кызыктырмаслыгын, аның бик кечкенә хыял икәнен шушында бөтенләйгә аңладым. Көенмәдем түгел. Ихтимал, көлкедер дә: пальто белән бүрек кирәк булмаса, язмышым ничек башланыр иде икән? Зур эш вак хыялдан да башлана икән шул.

      – Син, туган, бу хакта артык төпченмә. Үз җае чыгар. Ыгы-зыгылану кирәкмәс… Кыю йөр, ышанып. Без капчыкта ятмый. Халык андый-мондый гына хәлләрнең станция салуны туктата алмаганлыгын белеп торсын.

V

      Без килеп төшкән авыл табигатенең матурлыгын сурәтләргә хәзер кыенсынам. Халкыбызның холкы шикелле, һәр җире килешле, тыйнак, саф табигать.

      Тын иде. Гаделлек өчен көрәш кузгалса, һәрвакыт шуңа ияргән, үлем кылычы янаса, шуңа каршы күтәрелгән һәм җиңгән халыкка охшаган табигать. Беренче карашка бөек күренгән, әмма яшәү мәгънәсе тулып торган тынлык булган икән ул.

      Авыл Советы кайчандыр морза утары булган ике катлы таш бинада икән. Беренче каттагы зур кунак бүлмәсен – клуб, икенче бер иркен бүлмәне ликбез урыны, уку залы иткәннәр. Икенче катта – авыл Советы. Шундагы почмак бүлмәдә Рамазанов торган.

      Безне шәмәхә кара таплары чуарлаган яшел бумази материяле өстәл янында утыручы чулак милиционер каршылады. Гимнастёркасында Кызыл Байрак ордены. Исәнлек-саулык сорашкач, Янышев:

      – Иптәш Сафин кайда? – дип сорады.

      – Туйда, иптәш Янышев. Чакырыйммы? «Эһ» дигәнче килеп җитәр!

      – Кирәкми, Ярмиев.

      – Сезне көтә-көтә алҗып беттем инде, – диде

Скачать книгу