Скачать книгу

күреп, ул кулымны тотты:

      – Син киеп куй аны, туган. Күрим.

      Күн пиджагымны мин дә салган идем, хәзер күлмәгемне дә салып, тельняшканы майка өстеннән кимәкче идем, секретарь көлеп җибәрде:

      – Әй туган! Сине кайбер нәрсәләргә өйрәтәсе бар икән әле! – Нәрсә әйткәнен аңышмыйчарак торуымны күреп, ул: – Тельняшканы әйтәм! – дип өстәде. – Бәлки, син аны майкаң өстеннән генә кимичә, пинжәгең өстеннән үк киярсең, ә?

      Янышевның башын артка ташлап көр тавыш белән көлүенә акбүз ат колакларын шәңкәйтте. Мин дә рәхәтләнеп көлдем. Майкамны, пөхтәләп төреп, чемоданыма салып куйдым. Көн кызу иде. Ләкин ат яхшы юртканга, тәнгә җиләс, кулбашлары һәм корсак салкынча, бары тик күкрәк чокырына гына борчак-борчак тир бәреп чыккан. Тельняшканы кидем. Әлбәттә, ул зуррак иде.

      Янышев иңемнән какты:

      – Тап-таман булганын сизми дә калырсың әле.

      Ул акбүз атны тыйды, сикертми башлады. Басуга карап бардым. Кыр корама юрганны хәтерләтә иде. Буынга сикергән арыш, яхшы киткән бодай, әле кара туфракны күмәргә өлгермәгән тары үсентеләре ызаннар белән бүлгәләнгән; чәчелмичә калып, алабута, билчән, әрем һәм төрле кыр үләннәре баскан кысыр, буш җирләр дә бар. Кайсысын парга калдырганнардыр, ә кайсысын сөрергә, чәчәргә хәлләреннән килмәгәндер, күрәсең.

      Секретарь көрсенеп куйды: ул да басуларны күзәтә икән. Ирен читенә папирос капты да, киң селтәнеп, шырпы сызды.

      – Без әле Корноухово совхозына барырбыз. Дүрт артелебезне дә күрерсең. Менә алардагы басулар басу, ичмаса! Атлары, сукалары уртак! Совхоз фордзон сатып алды. Аларга каршы төрле коткы сүзләр дә таралып тора. Мәгәр бирешмиләр! Шундый көннәр килеп җитәр әле: бу кырларга да кеше төсе кертербез. Кертербез, Зәйнушин туган, кертербез! Яңа җилләр исәчәк әле. Каршылары да булыр. Каршы җил йөзгә бәрер – читкә борылмабыз. Безнең юлыбыз бер генә. Әле такыр юлы юк, тик без аның кая илтәчәген беләбез. Кысан трюмнардан, бетле окоплардан, кайнар заводлардан чыгып, караңгы октябрь төнендә «Полундра!» кычкырдык. Ни кычкырганыбызны бөтен дөнья ишетте – сүзебезне бушка яңгыратмабыз, туган!

      Секретарь дилбегәне какты, ат тагын сузылып торып юрта башлады.

      Сүзгә саран тоелган секретарьның дилбегәне йомарлап тоткан уң кулы тамырлары бүрткәнче киерелгән, калтырана. Әйтерсең лә аның йөрәге шул дилбегә аша алга ашкынган акбүз атның ярсу йөрәге белән тоташкан. Ә тузанлы юл безнең өчебезгә дә уртак иде инде. Шул көйгә үрдән түбән төшеп киттек. Артка әйләнеп карадым. Аяз, җилсез һавага, безнең өскә кунарга өлгермичә, тузан бөркелеп кала. Әйе, без олы юлның тузанын күпкә узып җилдерәбез икән.

      Олы юлның тузанын

      Үзем күрдем тузганын.

      Белми калдым, сизми калдым

      Яшь гомремнең узганын, –

      дигән җыр күңелемә килде. Юк, җыр үзе, көе дә, бигрәк тә сүзләре дә түгел, ә аның җанда өмет, ышаныч уята торган моңы, яшәү авыр булса да, үкенечкә, өметсезлеккә төшерми торган күтәренке хисе. Юк, без яшь гомернең узганын белми, сизми калмабыз.

      Инде үзәнгә төшеп, тагын бер озын, тигез күтәрелешкә менәбез. Секретарьның сүзләре

Скачать книгу