Скачать книгу

Кәүсәрия, Кәүсәрия! Тормыш базарында сафлыктан да арзан нәрсә булмаганын да күргәнем бар минем, Кәүсәрия!

      – Син мине үз намусыңнан сафрак санадың. Ә мин исә синнән сафрак түгел идем ич, Иман!..

      Ул минеке булырга үзен үзе күндергән, шуны җаны-тәне белән теләгән… Һәм без ул төнне станциянең салкын турбина залында, җан-тән кушылып, бөтенләйгә кавыша яздык. Тик миңа урыны бу түгелдер кебек тоелды. Кәүсәриянең сафлыгы тыеп калды бугай…

      Кәүсәрия ерагая башлады. Хәтер офыгына батып барган кояшмыни!

      – Мин синең яныңа мөлдерәмә сулы чиләкләрем кебек күңелем тулы сагыну хисләремне алып килермен… Тотын көянтәмә, көчкә басып торасың. Бер тапкыр төшкән гомер тавына кире менеп булмый шул – әнә таягың да тотмый инде.

      – Таягым? – дидем мин, үз-үземә пышылдап. – Аягың дияргә кызганасыңмыни, Кәүсәрия?

      Җавап ишетергә теләп, Кәүсәриямнең көянтәсенә үреләм. Тик кулым, беренче мәртәбә йөгән кидерелгән атны тынычландыргандай, әкрен генә йөрәгем турысын угалый башлый. Хәзер инде үткәннәремә үрелсәм дә, киләчәгемә таба сузылсам да, кулым күкрәгем турысыннан ары уза алмый…

III

      Яңадан яр читенә килеп, нарат төбенә утырам. Кояшта кибеп йөзе саргайган, вак җыерчыклар белән капланган агач төбе. Якында гына тагын бер нарат, анысын кисәргә өлгермәгәннәр әле.

      Киселгәне – үткән гомер, ә киселәчәге киләчәк түгелме?

      Үр астында борынгы Чулман суы каплый башлаган елга түгел, ә вакыт үзе агадыр кебек.

      Янымда, акыллы, йөнтәс эт сыман, күземә, ә күзем аша җаныма текәлеп, гомер юлдашым – хәтерем ята кебек. Мәңгелек дустым – тозлы хәтерем…

      Су астында – чишмә, юл астында – сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су җирнеке, юл кешеләрнеке, вакыт – үткән, хәзерге һәм киләчәкнеке. Ә шулар барысы да хәтернеке.

      Гомерем тавыннан яшьлегемнең яшел болынына кире төшеп, су астында күмелеп калган чишмә күзенә карап утырам, бармакларым белән беренче сукмагымның җылы, шома ташларын тузаннан чистартам да картлыгым белән яшьлегем арасында калган кебек булам. Әйтерсең лә мин – хәтерем әйләнде- реп җибәргән тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге.

      Хәтеремне җыеп, аягыма басам, ләкин мин барыбер тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге генә. Тегермән ташының астагысы – Җир, өстәгесе Кояш булып әйләнә. Шулар арасында яшәгән көннәрем, эшләгән эшләрем, онытылмас хәтерем белән мин басып торам…

      …Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның җәй башында мине хезмәт наркоматына чакырып алдылар.

      Язгы имтиханнарымны биреп, Казанга – апаларга кайтып төшкән генә идем.

      Кайткан кичне үк Такташның үз шигырьләрен укыганын тыңладым. «Атомнарга атом бәйләнер!» – дип кайнарланып, Маяковскийча мәгърур, үз сүзенә ышаныч белән сөйләде ул. Шул ук вакытта аның зәп-зәңгәр күзләре ниндидер тирән бер үпкәләүгә, сагышлануга охшаш бер хис белән мөлдерәп торды кебек. Икенче көнне Академия театрында спектакль карадым. Зал шыгрым тулы. Кызлар күп. Берәрсе белән танышырга да исәп бар. Туктап

Скачать книгу