Скачать книгу

Казан җылылык станциясен төзешергә җибәрделәр, аннан Днепрогэска киттем, аннары, Бөек Ватан сугышы дәрьясын кичкәч, Братск белән Усть-Илимга барып җиттем, хәзер республикадагы беренче атом станциясен салу мәшәкате белән йөрим. Кая әле, яшьлегем чишмәсен кайтып карыйм, шуның зәңгәр йөзендә үземнең чагылышымны күрим әле. Кем икән мин – Иман Имамович Зәйнушин?..

      – Минем монда булганым бар инде. Былтыр, Кыям Сөләйманович белән. Атасы үлгәч… – диде Исмәгыйль. Ул, дулкын-дулкын кара чәчле мәһабәт башын тәрәзәдән чыгарып, артка каерылып карады һәм, ачкычны борып, стартёрга басты. – Кузгалыйк.

      Үгезләр узып киткән иде инде. Һавада аларның җылы исләре генә калды.

      – Исмәгыйль, шул авылга сугылып чыгыйк әле.

      – Ни калган анда? – диде ул, тизлек күчергечен алга этәреп. Тормоз педаленнән аягын күтәрә төшсә, хәзер без, янтаеп, асфальт юлга менәргә һәм юлыбызны дәвам итәргә тиеш идек. – Тагын йөз туксан чакрым кайтасы бар әле.

      – Ул авылда минем яшьлегем калды, Исмәгыйль.

      – Син анда тумаган ич, Иман абзый.

      – Кешенең туган җире, Исмәгыйль, беренче тавышы чыккан, беренче эзе калган җир генә түгел. Аның хакында беренче яхшы сүз чыккан җир, кемдер аны беренче сөйгән җир – менә кайда ул кешенең туган җире.

      – Ә, андый мәгънәдәмени! – Исмәгыйль, артка карап, юлда өзлексез агылган машиналарның кимүен көтә башлады, минем сүзне чынга аласы килми иде, ахрысы. Чыннан да, миндәй эшем кешесе, олы юлдан читкә каерылып, ниндидер авылга борыла аламы соң?!

      – Әйдә, әйдә, Исмәгыйль, кузгал, сузма.

      – Хәзер, анау машина узсын да…

      – Юк, шәһәргә түгел, авылга.

      – Син чынлапмыни, Иман абзый? – Мин дәшмәгәч, ул ризасыз төстә: – Арырак ул авылга яңа юл бар, – диде. – Асфальт. Юл – шофёрның эш урыны, беләм, – диде ул, тизлек күчергече тоткасын алга этәреп.

      – Әйдә шушысыннан.

      Кузгалып киттек. Авыл юлы урманны кисеп сузылган зур көчәнешле электр чыбыклары белән янәшә үтә икән. Машина көпчәкләре астында имән чикләвекләре шартлап ярыла, артта сары яфраклар өермәсе тузгып кала.

      – Күптән булганым юк, – дидем, сигарет кабызып, учым белән тәмәке төтенен куып тараттым: төтен уйларга комачаулый кебек. – Ул авыл күченеп бетте микән инде? Авыл су басу зонасына керә иде.

      Исмәгыйль машинаны туктатты.

      – Әйе бит әле! Ул авыл юк ич инде! Зиратлары да яңа инде. Авыллары күченгәнче, зиратларын күчергәннәр. Кыям Сөләймановичның атасын – Сөләйман аганы – яңа зиратка җирләдек.

      – Вакытны сузма, – дидем мин. – Әйдә, зиратка да тукталып китик әле.

      – Зиратка? – диде ул, кинәт миңа текәлеп.

      Тирән итеп төтенне эчкә алдым да, кулым белән алга изәп:

      – Зиратка, – дидем.

      – Кайсысына? – Исмәгыйль тагын күчергеч тоткасына ябышты, аны алга этәрде, тик тигез генә кузгалып китә алмады, машина үкереп куйды.

      – Миңа яңасына иртә әле, Исмәгыйль. Анысына мине илтерсез, ә искесенә мин үзем барыйм әле!

      – Анда

Скачать книгу