Скачать книгу

– Үлгәч тә танырлык булды-ы… – Ул, маңгаен җыерып, миңа карый: – Анысы… картлык сорап килми, ул яктан без тигез. Ә менә җаныбыз нинди, җаныбыз?..

      – Җан дисең инде… Теге заманда нинди булсам, хәзер дә шундый мин. Бәхетем шундый, күрәсең. Төрле хуҗаларга күчкән саен ярарга тырышып койрык болгаучы эт шикелле булмадым. Шуңа шөкер кылам.

      Ул учларына алмаш-тилмәш төкерде дә оста хәрәкәт белән пычкысын кабызды. Миңа, борылып, тагын нидер әйтте, тик пычкы тавышы ишеттермәде. Җайлы гына итеп, җитезлек һәм гайрәт белән ялгыз субайны кисеп бетерде. Читкә тайпылып калырга чак өлгердем. Югыйсә… Моны ул да күрде, агарынып китте.

      – Кит дидем ич!

      Имән субай, әйләнеп, корыч юллыкка авып төште. Һавага, чатнап, тутык кисәкләре чәчрәде. Юллык гөрселдәп куйды, бераз гүелдәгәч тынып калды. Өске авызыннан, дары төтене сыман, соры тузан күтәрелә башлады. Юллык-гаубица, станциянең үлеменә атап, соңгы залп бирде.

      – Залп, – диде Каһир. – Прицел два и сеть! Самоходный орудие! Огонь! – Гүя дуамал саксызлыгы өчен акланырга, мине юатырга тели иде.

      – Фронтовикмыни? – дидем мин.

      – Безнең яшьтәгеләрдән кем фронтовик түгел? Күпләр өчен мондый тавыш хәзер «бух!» кына. Теләсәң дә онытып булмый инде. Әле дә төшләргә кереп йөдәтә.

      – Кайсы фронтта сугыштың?

      – Үлем күбрәк җирдә, – диде Каһир. – Сталинград яныннан башладым. Берлинга барып җиттем… Күрде инде башлар, күрде. Курскида да булдым.

      Ул, яхшы әңгәмәдәшкә юлыккан кеше шикелле, шатланып, ашыкмый гына папирос кабызды, сүзсез генә миңа да сузган иде дә, баш тарттым. Әле генә ауган субайга утырыштык, безнең арада ниндидер магнит көче хасил булды сыман. Тын иде. Чокырның тузанлы, коры ярында чыпчыкларның гамьсез чыркылдашулары гына ишетелә.

      – Шуннан тәмугка эләктем. «Тел» алырга киткән идек, шунда үзем каптым. Тик «тел» булмадым.

      – «Тел чишмәдем» дисеңме?

      – Без әсирлектә дә җан сакламадык. Фашистларга каршы көрәштек… Аннары, комиссия иләктән или башлагач, берәү мине сатлыкҗан дип чакты.

      – Акланырлык дәлилең бар идеме соң?

      – Алдыңда торуым дәлил түгелмени?.. Тикшерделәр дә соң инде!.. Тик син кызганма, парин! – диде ул.

      – Ә бу дөнья тәмугында, фронтта очрашкан булсак? – дидем мин, аның күзенә текәлеп.

      Ул, сул күзен кыса төшеп, бармагын шартлатып куйды.

      – Синең белән разведкага йөргән булыр идек! Теге чактагы шикелле. Ә? – Ул үз сүзләренә уңай җавап бирәсемә ышанып елмаеп җибәрде.

      Ләкин мин дәшмәдем. Аунап яткан субайларга ымлап:

      – Утынгамы? – дип сорадым.

      – Баз казырга ниятләдем әле. Кар базы. Болар суда чыныккан. Тимер шикелле – мәңгелек. Хәзер таш йортта торам. Шәһәр кешесе ише булып беттек… Ә баз кирәк, парин. Яшиселәр бар ич әле… Карале! – диде Каһир, кинәт җанланып. – Ник монда торабыз әле? Әйдәле безгә! Сөйләшеп утырырбыз.

      – Безнең сүзләр беткән иде ич инде, Каһир. Кырык биш ел элек. Хәтерлисеңме?

      – Иман, кордаш! – Каһир аягына басты. – Син минем шул бер хатамны

Скачать книгу