Скачать книгу

җәяүле буран йөгерә, һәм Габдулланы шушы ят өйгә, таныш та, таныш та түгел кешеләр арасына китереп җиткергән очсыз-кырыйсыз юлга әкренләп кар сала, аны күмә, югалта. Габдулла аяк астында каты юл тоймый, әллә кая читкә кереп китә, башта кара ноктага, аннары югарыдагы бер йолдызчыкка әверелеп кала…

      Габдулланың, ниһаять, күзе йомылганның соңында кысылып чыккан ике тамчы фирүзә яшьне һичкем күрми инде…

1995

      РОМАННАР

      БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ

      Cogitavi dies antuguos et annos acternos in mente nabi (Мин үткән көннәр турында уйла дым һәм мәңгелекне искә төшердем).

Латинчадан

      Братск, Усть-Илим су электр станция ләрен һәм шәһәрләрен салган татар халкы ның мәшһүр улы Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты Иван Иванович Наймушинның якты истәлегенә багышлыйм.

Автор

I

      Үгез көтүе көтмәгәндә урман читеннән ябырылып килеп чыкты да күпергә бәреп керде, һәммәсе дә аклы-каралы, бер зурлыкта, ярсу гайрәт белән тулы. Башларын игәннәр, кыска мөгезләре сөңгедәй тырпайган, күз алмалары ут чәчә кебек. Борын тишекләре киерелгән, авызлары селәгәйле, тояклары дөпелди, койрыклары белән тәннәрен камчылыйлар. Караларының тимерче сандалыдай нык маңгайларында – ак, акларының киң күкрәкләрендә кара таплар бар, калкан куйганнар диярсең. Аяклары кыска һәм кәкре, тиреләре астында тыгыз мускуллары уйнаклый. Безнең кара «Волга»быз аларның аяк астында калыр да асфальт җәйгеч каток таптап узган коңгыздай яньчелер шикелле. Егерме-утыз адым алдарак ялтырап яткан авыл юлына төшеп туктадык. Мин кайсыдыр ил музеендагы (Берлинда бугай) Аллалар белән Алыплар сугышы сурәтләнгән ярык мәрмәр барельефны яңадан күргәндәй булдым. Ул барельефтагы сурәтләр, шушы көчле үгезләргә әверелеп, безгә каршы киләләрдер сыман.

      – Сугымга куалар. Миллион бәлеш чыга болардан, – диде шофёр Исмәгыйль.

      – Бәлеш? – дидем мин, бер үк күренеш хакындагы уйларыбызның бөтенләй охшамавына исем китеп.

      – Сугымга, тагын кая булсын инде. Сентябрь ич, квартал ахыры… Тере үгезләр булып керәләр, колбасага әйләнеп чыгалар. Се ля ви!1 КамАЗда гына түгел, ит комбинатында да конвейер. Фән, техника заманы!.. Хәзер боларны да әүвәлгечә кувалда белән бәреп түгел, ә ток суктырып кына егалар.

      – Ток белән?

      – Соң! Хәзер итчеләр врачлар белән бер – ак халат, резин перчатка киеп эшлиләр. Тыныч, чиста. Ни үкереш, ни кан юк.

      Үгез көтүе, ташып чыккан елга сыман, урманны ярып узган юл буенча акты да акты. Тояклары астында җир дөбердәде, юл буендагы агачларны аларның гайрәтле ташкыны уяткан җил калтыратты, яфраклар коелды, соңгы чикләвекләр дә кәшәнкәләреннән аерылып төшкәндер.

      – Карале, Исмәгыйль…

      – Әү, Иман абзый!

      – Бу юл кая бара? – дидем мин, ялтырап яткан авыл юлына ишарәләп.

      – Урманга ич.

      – Син ераккарак кара.

      – Берәр авылгадыр… Анда язылган. – Исмәгыйль аермага әйләнеп

Скачать книгу


<p>1</p>

Тормыш шундый ул! (Франц.)