Скачать книгу

утырды-утырды да алдына куйган икмәк телеме белән иткә үрелде:

      – Бисмиллаһир-рахманир-рахим!

      – Ай рәхмәт, балам! Өй яктырып киткәндәй булды лабаса, – дип мактады аны өлкән Газизә.

      – Атабыз төсле булырлыгы теленнән саркып тора шул аның, – диде кече Газизә.

      – Бигрәк мәгълүматлы, инсафлы бала икән, – дип җөпләде өлкән Фатыйма.

      – Алай күп белгәч, әйтеп бирсен әле менәтерә: бисмилланы нигә гел әйтешле? – диде Зөһрә, төксе итеп.

      Габдулла ялындырып тормады:

      – Кем дә кем, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим»ны даими әйтеп ашарга утырса, ул кеше белән бергә шайтан ашый алмас. Шайтан бисмилла әйткән кешеләрдән качар.

      – И-и! Алай икән… – дип сузды өлкән Газизә.

      – Каян белеп бетердең моны? – дип сорады кече Газизә.

      – Сәгъди атам Мәңгәр базарыннан бер китап сатып алып биргән иде. Кулдан гына язылган. «Фазаилеш-шөһүр» дип атала. Ул китап тагын болай дип тә әйтә әле: «Кем дә кем «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип әйтеп йөрсә, ул кеше утта янмас, суда батмас, аны елан чакмас вә агулар зарар бирмәс».

      – Амин! – дип, битен сыпырды кече Газизә. – Каяле, наным, чәеңне яңартыйм.

      – Шулпага да вакыттыр, – дип, өлкән Газизә малайның алдына чүлмәктән аш салып бирде. – Ул бисмилланың хикмәте бихисап дип, беркөн ашта да сөйләп утырганнарые аны…

      – Бихисап, бихисап! – диде малай. – Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә әйткән: «Үземнең гыйззәтем вә олылыгым белән ант итәмен ки: кем дә кем Мөхәммәд өммәтеннән берәү ихлас белән «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип әйтсә, аның ләүхе-л-мәхфүзенә җиде йөз еллык гыйбадәт савабын язармын», – дигән.

      Кече Фатыйма, ашавын да онытып:

      – Тагын, тагын, – дип сорады.

      – Ярар. Аптыратмагыз. Тынычлап ашасын, – диде Зөһрә.

      Күтәргән кашыгы өстеннән малай, аңа туп-туры карап:

      – Ашаудан вакытында туйсаң савап була, бисмилладан тую гөнаһ, – диде. Һәм кече Фатыйманы җавапсыз калдырмыйча: – «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» унтугыз хәрефтер. Газап фәрештәләренең дә олылары унтугыздыр. Кем дә кем бисмиллаһир-рахманир-рахим дип әйтсә, унтугыз газап фәрештәсеннән котыла, газап кылынмый, – дип өстәде.

      Зөһрә малайның үзенә читләтеп әйткән җавабын ошатмады, үзалдына дигәндәй, әмма барчасы да илтифат итәрлек һәм ишетелерлек рәвештә:

      – Бу килмешәк өч көн торса, бөтен йортны үзенеке саный башламагае әле, – диде.

      – Авызыңнан җил алсын ла, Зөһрә апай, – диде кече Газизә. – Әйтергә оялмаган кылырга оялмас, дигән шикелле, бу ятим баланы кага-нитә калсаң… – дип, ул әйтеп бетерүне уңайсыз күрде.

      Малай тынып калды. Ул инде сүзен һичкемгә юнәлтмәстән:

      – Кем дә кем ихлас белән «Бисмиллаһир-рахмани-р-рахим» дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә шул кешенең шушы егерме дүрт сәгатьтә булган гөнаһларын гафу итә.

      – Кайлардан шулай бакыйлык сыман отып бетергән диген, ә? – диде өлкән Фатыйма, ихлас гаҗәпсенеп.

      – Безнекеләр шулай зиһенле булды ич инде, тута, – диде кече Газизә тыйнак кына, мактанасы

Скачать книгу