Скачать книгу

– дип боерды Сафиулла һәм, сүзне бетерергә кирәк табып, алгы өйгә узды да, буфетның аскы өлешенә иелгәч, әллә кайдан чүлли аракысы чыгарып, куен кесәсенә яшерде, капшап, беленмәслеген чамалап торды.

      Фатыйма исә, үзалдына сөйләнгәндәй кыланса да, көндәше Җәмилә белән яшь киленне котыртасы килеп:

      – Аллаһы Тәгалә боерса, Казаннан үземә алган кырык итәккә җитәрлек илле иңле унике аршын кәшемир күлмәк тектергәч, киеп барып, әнинең сөенчесен алып кайтасыларым да бар әле минем! – дип җыена башлады.

      Җете кызарып, кояш баюга авышкан, баш очында ай да калыккан иде инде. Әле караңгы төшмәгән, эңгер-меңгер генә. Карга тавышы ишетелде, кайдадыр эт өреп алды, күгәрченнәр очып узды.

      Шыгырдап ачылган ишектән Габдулла килеп чыкты. Ул беркавым ишегалдындагы чаналарга, келәт диварына һәм баскычына куелган ат сбруйларына карап торды. Һәм, кая барырга белмәстән, кое янына килеп басты, аннан, капкачын ачып, түбән текәлде. Кое төбеннән аңа ай карап тора иде. Аймы соң? Нәрсә? Үз әнисе Бибимәмдүдә йөземе? Әллә икенчесе – Газизәме? Ә бәлки, өченчесе – Зөһрә әнкәседер бу? Әнә шулай үз хәтерен барлап торганда, кое төбендәге ай чагылышы Сафиулланың өлкән хатыны Фатыйма булды да куйды: тирләп-пешеп чәй эчә, үзе туктаусыз нидер сөйли дә сөйли. Габдулла артка чигенде дә кое капкачын шапылдатып ябып куйды. Ул, ни капка ягына юнәлергә, ни өйдән чыгучыларны көтәргә белмичә, мунча почмагына елышты да, нигә икәнен үзе дә сизмәстән, әкертен-әкертен генә һәм тын гына, сабыр гына еларга кереште.

      Болдырдан Сафиулла килеп чыкты. Бер әрҗә тоткан. Ул кече капканы барып ачты, капка төбен һәм урамны карашы белән барлады да ишегалдына борылды, һәм ул Габдулланы күреп, аның ни хәлдә икәнлеген ачык тоеп алды.

      Ул арада ишектән кулына төенчеген тоткан Фатыйма да күренде.

      – Әйдә, – диде ул, Сафиулла турысына җиткәч.

      – Хәзер. Син бар, атлый тор.

      – Бу малай кайда соң? – дип сорады Фатыйма, Габдулланы эзләп, як-якка каранды.

      – Монда гына ул.

      – Тышка чыгамыни? – дип, Фатыйма ипләп атлап китте.

      – Нишләп торасың монда? – дип сорады Сафиулла, малай янына килеп.

      – Болай гына, – диде Габдулла, сулкылдавын тыя алмыйча.

      – Әллә елыйсың инде шунда? И юеш борын, юеш борын! Ни булды сиңа?

      – Берни булмады ла…

      – Әйдә, алайса, кузгалыйк.

      – Әйдә, – диде Габдулла һәм кинәт Сафиуллага сыенды.

      – Җә, җә, борчылма. Бар да әйбәт булыр.

      – Борчылмыйм мин.

      – Курыкмыйсыңдыр ич?

      – Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим. Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин… дим…

      Мунча почмагындагы куе ботаклы карт миләш агачыннан аларның өстенә саллы гына кар ишелеп төште. Габдулла моңа илтифат итәр дәрәҗәдә түгел иде – күрмәде, сизмәде. Ә Сафиулла әллә көтелмәгән авырлыктан, әллә якасы астына эләккән карның

Скачать книгу