Скачать книгу

әйткән хәзрәтнекеме? Кем әле…

      – Шуныкы шул. Мотыйгулла хәзрәтнеке.

      – Мине шунда бирәләрмени?

      – Белмим тагы. Җизнәң шулай дип әйткәние әйтүен.

      Кузгалып киттеләр. Бераз баргач, бер йортка камчы сабы белән төртеп күрсәтеп, Сафиулла: – Ә менә бусы Галиәсгар җизнәң белән Газизә апаңнар йорты булыр,– диде.

      – Мине шушында илтәсеңмени инде син, Сафиулла абзый?

      – Башта үзебезгә төшәбез әле. Аннары, аннары…

      Ниһаять, туры ат чаттан бер тыкрыкка борылды да җыйнак агач йортның капка төбенә җитеп туктады.

      – Әлхәмделилла! – диде Сафиулла һәм, авыр гына кузгалып, чанадан төште, бияләйләре белән шап-шоп иттереп, өс-башын какты.

      Аның сүзен Фатыйма:

      – Аллага шөкер, – дип куәтләде.

      Башта малай, аннары хатын, чыбылдык астыннан иелеп чы- гып, карга аяк бастылар. Аларның аяк астында кар шыгырдады.

      Малай кар сарган утыртма куак читәнне, аның буена көрәп өел- гән кар көртен, түбәсез, кыйшайганрак капканы, аның нәкышле келәсен, бер тәрәзә төбендәге яран гөлен күзеннән кичерде.

      – Ай Алла, күрче, бар дип тә белмиләр, – дип сөйләнде Сафиулла. – Кая олактыгыз? – дип кычкырды. – Ачыгыз җәт- рәк! – Ул кече капканы шыгырдатып ачты һәм, тагын риза булмыйча: – Җүннәп карын да көрәп куймаганнар, – дип сук- ранды.

      Ачык капкадан бер эт йөгереп чыкты да аяк астында буталырга тотынды, чананы иснәштергәләде дә, малайга карап, юаш кына өреп куйды. Малай ятсынып кына аның сыртыннан сыйпады.

      Тәрәзәдә хатын-кыз йөзе чалынды. Шундук ишек ачылган, кар шыгырдаган авазлар, хатын-кыз, ир-ат тавышы ишетелде:

      – И-и…

      – Кайттылар!

      – Сөбханалла!

      – Көтә-көтә көтек булдык инде…

      Кече капкадан иң әүвәл яланөсле, башына шакмаклы, чуклы шәл генә бөркәнгән бер хатын килеп чыкты да:

      – Нихәл кайттыгыз соң? – дип эндәште.

      Сафиулла аңа кырыс кына:

      – Ару гына әле, – дип җавап бирде.

      – Иншалла, иншалла, – дип сөйләнде әлеге хатын һәм, малайны абайлап, Фатыймага: – Шәкерт малай шушымыни инде? – дип сорады.

      – Кем булсын тагын? – диде Фатыйма, аны баштанаяк күзәтеп. – Берәр биләмгә җыендың мәллә – чулпы чыңлатып йөрисең?

      – Ә-э, биләм кайгысые! Йортны кем тоткан дип беләсең?

      – Әйдә, Габдуллаҗан, – диде Фатыйма һәм малайны ишегалдына, аннан өйгә әйдәп кереп китте.

      Башына камалы бүрек, өстенә җилбәгәй җибәреп кайры тун кигән бер ир-ат, авыр гына күтәреп, олы капканы ачып куйды да, йөгәненнән тотып, туры атны эчкә әйдәде.

      – Ну, Гатаулла, бу карны көрәп куйсаң, кулың тартышыр идеме? – диде Сафиулла.

      – Көрәгән инде аны, әти. Тагын салган ич.

      – Сала инде ул, салмый ни! – Сафиулла әлеге хатынга: – Нәрсә син яланөс йөрисең монда? Суык тисә, синең җәфаң кирәк ди! – дип эндәште дә кулыннан салган бияләе белән аның артына шапылдатып алды. – Бар, чәеңне куя тор! Аннан ары кара аны: ахшамнан соңга мунча өлгергән булсын! – дигәч, толыбын салып, кулын әледән-әле тыны

Скачать книгу