Скачать книгу

бар, кызым, Газизә апаңнарга хәбәр итеп куй…

      – Кайсысына, әнинең абыйсы Галиәсгар абыйдагы Бибигазизәгәме? Әллә хезмәтче Габдрахман абыйның хатыны Газизәгәме? Ә?

      – Минем әни ниме дип монда килсен икән, аңгыра? Габдуллаҗанны шуларга үзебез илтеп бирергә булгач, – диде Фатыйма.

      – Минем кызым аңгыра икән, үзегезнең чатаныгызны йомышлагыз алайса, – диде Җәмилә.

      – Сез нәрсә? – диде Сафиулла, ярсып. – Инде балалар бү- лешәсезмени? Әйткәнне эшлә! – дип кычкырды ул кызына. Һәм тегесе тиз тотып чыгып та китте. – Ә син, Җәмилә, – диде ул, мич аралыгыннан коры утын алып, тамызлыкка чыра телгән яшь хатынына, – чабынырга яңа себерке куй. Рәтләп (тамагын кыра) чабынмаганга айдан артык… Юл газабы – гүр газабы ул.

      – Бар, мунчага коедан су китерә тор, – диде Җәмилә киленнәренә. Һәм Сафиуллага: – Аның каравы бер михнәттә, бер рәхәттә, диләр, – диде. Ул, мичкә утын тыгып, бер-бер артлы сызса да, шырпысын кабыза алмый тора иде.

      Фатыйма аның кулыннан шырпы кабын тартып алды да, кабызып, чырага элдерде.

      – Рәхәткә тәкатең калмагандыр шул, – диде ул төксе генә.

      Бу арада Гатаулла ишек төбендәге тәпәнгә агач кисмәктән су салып, он, тоз өстәп туглады да атны эчертергә чыгып китте. Ә Габдулла түрге өйдә, нишләргә белмәстән, тын гына өй җиһазларын күзәтеп тора иде.

      Мичкә ягып җибәргәч, түрге өйдә Фатыйма, бер төенчекне чишәргә керешкән Җәмиләгә иелеп:

      – Рәхәткә тиенәсең килгәч, Казан юлын таптыйлар аны, – диде һәм төенчекне үзе чишә башлады. – Әйтмәгәние димә, мунчаның беренчесенә үзебез керәбез.

      – И-и, исем бик китә инде, – диде Җәмилә, тыенкы гына көлеп һәм, күлмәген төзәткән булып, билен сыпырып-сыпырып куйды. – Икенчесе… күпкә кайнаррак аның, пәрәми!

      – Кайберәүләргә кеше калдыгы да тансык шул, – диде аңа Фатыйма, зәһәр пышылдап.

      – Ай-һай! Кайберәүләрне калдырасы итмәсә, Сафиулла яңаларын башларые микән дип торадырыем әле мин!

      Эчтән ярсый башлап, Фатыйма төенчектән урындыкка исле сабыннар алып тезде.

      – Аң бул, – диде ул. – Бу «Гөлҗиһан» сабыннарын үз кулларым белән сезгә дип җыймаган! Гөбердәтеп, үзебез юынабыз, Аллаһы теләсә!

      – Сафиулла бая гына бер дә алай юыну кайгысында булмады шикелле. Безнең икебезгә ике себерке дә хәйран таман! Биргәненә шөкер, бүген бер-беребезне әлсерәшеп бетенгәнче чабындырасыбыз бар әле дип көтеп алганнарым рас килмәгәе!

      Ике өй арасындагы ишектән, кулында сөлге ишә-ишә, Сафиулла килеп кергәнен күргәч, алар басынкыланып калдылар һәм икесе берьюлы төенчеккә иелделәр.

      – Ни бүләсез? – дип сорады Сафиулла.

      Шундук йомшап, Фатыйма, үз төенчеген чишеп, түрдәге сәкегә берсе кызыл, икенчесе яшел юрган таратып салды.

      – Менә, карт, – диде ул. – Җәмиләгә юрганнарны күрсәтмәкчием әле.

      – Күрсәт соң.

      – Алган чакта монау сатинына пар булмады ич, хәерсез. Ничек дисең, Сафиулла, безгә монау кызыл атласы гына да ярап тормасмы?

      – Анысын мин белмим инде аның, үзегез карагыз тагын. Минем үземә чиратлаштырып

Скачать книгу