Скачать книгу

яфраклары шавының, аяк табанын рәхәт кытыклаган үлән салкынлыгының, мунчада каен себеркесе белән чабыну ләззәтенең үзеңнән соң да каласын ачык күз алдына китергәч кенә. Ә хәзер, улы Фәрхад һәлак булгач, аңа үз гомере бөтенләй кызганыч тоелмый иде инде. Аңа анасы: «Үз балаларыңның үлемен күрергә язмасын, йа Ходаем!» – дип теләк тели иде. Язмыш шуңа дучар итте. Хәзер ул анасы теләгән бу теләкнең барлык авырлыгын һәм авыртуын татыды. Ни үзгәрде соң? Сөнгатулланың үз-үзен кызгануы улын кызгану белән алышынды – менә ни үзгәрде. Ә су кызгану аны таштай бастырып тотмый иде инде. Гаделлек тантанасы, башка кешеләр гомере хакына эшләнгән эше белән кешеләр арасында калган улы Фәрхад өчен горурланырга гына була. Сөнгатулланың нәрсәсе үзгәрде соң? Ул тормышның мәңгелек түгел икәнен аңлады: су ага һәм су кала да. Фәрхад юк инде. Аның каравы Муса белән Мәйсәрә яңа кеше каршыларга әзерләнә.

      Сөнгатулла аз йоклый башлады. Көндезләрен талчыгып, черем итәсе килгәндә дә кайтып йокламады. Чын-чынлап яшим дигән татар кешесен йокы чире борынгыдан читләтеп үткән. Йокы – үлемнең агай-энесе. Беркөнне, ничектер шушы хакта сүз кузгалгач, ул Тукайга:

      – Иртәнге вакыт – көннең яшьлеге, өйләгә кадәр – балигълыгы, төштән соң ирлек чоры җитә, кич картлыкка тиң, ә төн исә көннең үлеме, – дип аңлатты.

      Оныгы:

      – Көн үлмәсен өчен төнлә әз йокларга кирәкмени? – дип сорады.

      – Кирәк кадәр йокларга ярый. Тик йокың уяу булсын – үлем төнлә сагалый. Уяу кеше хыянәткә бирелми, ул тугры була, андыйларга үлем юк.

      – Ә Фәрхад абый? Ул тугры булган!

      – Шуңа күрә дә герой. Герой кеше үлми ул, олан.

      Фәрхад… Фәрхад!

      Озакламый авыл Советы председателе Вәлиша Хуҗин аны кичке җыелышка чакырды. Районның хәрби комиссары киләсе икән. Нигә икәнен әйтмәде: моны бөтен авыл халкы белә иде.

      Бөтен гаиләләре белән бәйрәмчә киенеп бардылар. Культура йорты халык белән шыгрым тулы. Анда ниләр булганына, кемнең нәрсә сөйләгәненә Сөнгатулла төпченеп илтифат итә алмады. Сәхнәдә үзе белән янәшә утырган Зөлхиҗәне йөрәге тотмасын дип юаткалады, колагына иелеп, әледән-әле тынычландырырдай сүзләр әйтергә тырышты. Төпчек уллары Фәрхад Тимершинның Алтын Йолдызы һәм Ленин орденын ата белән ананың кулларын ике куллап кыса-кыса биреп җибәрделәр.

      Икенче көнне алар орден белән Алтын Йолдыз орденын бергәләшеп Фәрхадның армиягә киткәнче кешелеккә киеп йөргән куе зәңгәр костюмына тагып куйдылар. Сөнгатулла, хатынының күңелен күрергә ниятләп, Йолдызны үзенең күкрәгенә якынайтырга да көч тапты. Ә Зөлхиҗә төпчекләренең ике тәрәзә арасындагы зурайтылган төсле фоторәсеменә куеп карады. Елашмадылар. Әйе, елашмадылар. Чөнки алларындагы уллары фоторәсемнән елмаеп, ә яннарындагы оныклары куанып тора иде.

      Фәрхад! Фәрхад…

      Аның кабере турысындагы койманы төзәткән чагында Сөнгатулла багана төбен үтә ярсу казыды, багананың иң тазасын утыртты, җепсәнең иң турысын сайлады, рәшәткәләрне бар дөньяны уятасы, уяу тотасы килеп, иң

Скачать книгу