Скачать книгу

минеке булсын алар? Бөтен авылны басты! Ачуыңны БМОга язып җибәр. Колорадо штаты губернаторын судка бир – алар коңгызы.

      – Аларныкы сиңа! – Идрис тал ботагы, ялтырап торган пычак тоткан – чалгы бөгәлҗәсе юнган җиреннән торып чыккан, сөйләшеп утырганда, бер очтан шуны ясап бетерүе уе да бар, күрәсең. Ул, тимер аягын сузып, каршыдагы утын кискеч «кәҗә»гә утырды.

      – Син башта кеше белән күреш, – диде аңа Хаммат.

      – Күрше белән мин гомергә җитәрлек итеп күрешеп куйган инде, әйеме, кордаш? – диде ул, Сөнгатулланы пычаклы кулы белән сәламләп. – Син үз жукларыңны өйрәт, Хаммат.

      – Нәрсә өйрәт, нәрсә өйрәт?!

      – Безнең якка чыкмасыннар.

      – Мин чыгараммыни аларны? Карале, ә?! – диде Хаммат, кулларын җәеп, һәм юлга чыгып басты. Бер коңгызны шәйләп, аягын тәмәке төпчеген сүндергәндәй боргалагач, ул кире килде. – Ник аларны минеке дип бәйләнәсең әле?

      – Синеке булмый ни? Сыртларын кара – ала-кола. Кем иртән дуст сиптереп йөрде? Ә? Әйтәм җирле Актырнак исни дә борынын җыера. Хәзер жукларың миңгерәүләнгәннәр дә миңа кыйгачлаганнар. Тапканнар йомшак кеше! Ябырылганнар!

      – Син дә сиптер – ябырылмаслар.

      – Бәрәңге тәмсезләпме? Тимер аяк белән Берлинга җитеп, фашист башына җиткәнне, боларны гына дөмектермәм мәллә? Ә, кордаш?

      Сөнгатулла аны хуплау урынына рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Ул күршеләренең хәл-әхвәл сорашмавына, кайгысын уртаклашып, юату сүзләре әйтмәвенә, уен-көлке белән шулай кызык тапкан булып әрепләшүләренә, гамьсезләр дип, башта сагаеп, сәерсенеп үк алган иде инде. Аларның бу гамәлләре үзе өчен икәненә төшенгәч, ул эчтән торган саен ризалыгы арта барып, куанып, күңеле рәхмәт хисләре белән тулуын тоеп утырды.

      – Идарәгә ник чакыртканнар? – диде Идрис. Ул, әйтмәсәң дә ярый дигәндәй, ак ботакның урта җирен һич көчәнүсез уя бирде. – Кичә култык астыңа төенчек кыстырып мендең бугай. Социалистик милеккә кул сала башламагансыңдыр ич? Анда, ындыр табагында, нәфсеңне котыртырлык мал байтак.

      – Култык асларын тикшерер көнгә калдыңмыни инде?

      – Ник чакыртканнар соң? Минем тимер аякны кәҗүнни дип белгәннәр, ә? Бар әле, имеш, Хаммат синең күршең, әйт әле аңа, сәгать җидегә телефонга дәштеләр, янәмәсе. Срочно килеп җитсен, имеш!

      Хаммат тагын йөренеп килде. Идрис артына басып, аның юнганын иелеп карап торды.

      – Латвиядән дәшкәннәр дисәм ни әйтерсең? – диде ул.

      – Латвиядән? Ник идарәгә чакыртканнар, ник авыл Советына түгел?

      – Кичке җидедә нинди авыл Советы? Бикле ич инде ул.

      Идрис аны үтә бер үҗәтлек һәм ләззәт белән аптырата бирде:

      – Шуннан?

      – Шуннан… дәшкәннәр – шул.

      Дәвам ит дигәндәй, Идрис аңа күтәрелеп карады. Хаммат бу сорау алуның шаярту икәнен аңлый, ләкин шул шаяруда баш бирү аның җененә тия иде – Сөнгатулла үз күршеләренең холык-фигылен яхшы белә.

      – Ник дәшкәннәр? – диде Идрис. Ул Хамматның сөйләп бетерәсе килгәнен сизә, ә мондый чакта бераз өскортып тору фарыз. Ул чалбар балагын күтәреп, юнып бетергән агачының уелган җирен тимер аягына куйды да, әйләндергәләп, пычак сабы белән тукмап йомшартырга,

Скачать книгу