Скачать книгу

Чын яшәү артта түгел, гел алда кала микән соң әллә? Әллә яшәү, алдан килгән чабышкы ат сыман, язмышка уздырмыйча гел алдан чаба микән, ә? Сөнгатулла әлегә моны белми әле. Һәм моннан соң да беләчәк түгелдер инде. Әйе, зур сораудан да зуррак җавап юк.

      Аның уйлары бетте. Тирә-якта кошлар гына чыркылдаша. Ләкин Сөнгатулла аларны аңламый иде.

      – Яхшы, – диде ул, кичен Муса белән икәүләп капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргач. Кичен барысы бергә тавык ашы ашап, коймак белән сөтле чәй эчтеләр. Эскәмия дүрт баганалы капканың ачылмый торган ягы турысында, бетон баганалы, утыргычы урталай ярып ышкыланган имән бүрәнә.

      – Нәрсәне әйтәсең?

      – Нәрсәне дип… Шуннан калганнарын.

      «Шуннан» дигәннең ни икәне болай да аңлашыла инде – табында бөтенесен сөйләштеләр: Фәрхад ничек һәлак булган, ничек җирләгәннәр, ничек зурлаганнар.

      – Бәби дә көтәсез икән…

      – Әйе, әти, – дип, Муса көрән туфлиенең очын капшаган булды.

      – Яхшы. Малай булсын.

      – Мәйсәрә кыз көтә.

      – Кирәк, кирәк. Югыйсә бер бала – ярты бала ул.

      Беравык дәшми утырдылар. Урамнан бая кайткан авыл көтүе исе таралып бетмәгән иде әле.

      – Ниятең изге иде, Муса.

      – Кайсысы?

      – Кайтса, йорт-җирне…

      Муса тирән итеп сулады да, тынын чыгарганда:

      – Һәй, әти! – диде. Һәм бу хакта сөйләшергә теләмәгәнен, хәзергә сөйләшүдән мәгънә юклыгын, ләкин хәсрәт юшкыннары күңел төбенә утырып беткәч, әле, һичшиксез, кайта-кайта сөйләшергә туры киләчәген белдереп: – Урак та җитә-ә, – диде.

      Капкадан Тукай чыкты. Атасының очкыннар тишкәләгән брезент пинжәген кигән. Пинжәкнең итәге җиргә тигән, җиңнәре салынып тора. Ул, шуңа чумып һәм аягын бөкләп, атасы белән бабасы уртасына кереп утырды.

      – Ник моны кидең? – дип сорады Сөнгатулла. – Җылы ич.

      – Шуны да белмисең, бабай! Озынборыннар тешләмәскә ул.

      – Акылың алтын икән! – диде Сөнгатулла.

      – Үзе белә ул. Ә, улым? – дип, Муса пинжәк башлыгын улының башына кайтарып салды.

      – Су коенасыңмы соң? – дип сорады Сөнгатулла.

      – Каз тәне чыкканчы, бабай!

      – Кысла тешләмиме соң?

      – Хәзер аларның эзе дә җук.

      – Ник икән?

      – Качып беткәннәр.

      – Сездән куркыпмы?

      – Бездән сиңа! Су ярамый аларга.

      – Сезгә ярыймы?

      – Безгә чуртым да булмый. Кыслаларга ярамый.

      – Кызык икән!

      – Кызык ди, бар! Суга өстәге комплекстан дуңгыз б…гы агып төшкәнгә ул, белдеңме?

      – Кем әйтте?

      – Кем булсын – әти. Ул бит нарутный кантруль. Предкә штраф чәпәттерде. Әйеме, әти? Шул кирәк, икенче агызмас.

      – Хәзер акмыймы соң инде?

      – Акмаган кая, бабай, хужырак!

      – Акмас, – диде Муса. – «Чаян»нан килгән корреспондент язып чыкты инде. Вилдан Сәлмәновичның кесәсендә тагын җилләр уйный инде. Бу юлы – бер айлык эш хакы.

      – Ә балык…

Скачать книгу