Скачать книгу

хатыныннан сора инде, күрше.

      – Йә, ни диде соң, ни диде?

      – Теге чакны, кызың туенда җырлаган җырыңның сүзләрен әйт әле, оныттым, ди бу. Күзем маңгайга менде, җәмәгать! Кемдә нәрсә кайгысы, ә?!

      – Туктале, тукта! Ул туйга бишбылтыр ич инде, ничек онытмаган, ә? Ну баш та бар инде үзләрендә, каһ-һәр!

      – Онытмаган? Онытканга соравы ич инде.

      – Сүзләрен диң, ә? Әйттеңме соң?

      – Әйттем ди инде – җырлап ук бирдем!

      – Ә идарәдәгеләр? Көлделәрме? Көлми ни – адәм страмы бит! Җәһәннәм астыннан җыр даулап шалтыратмаса…

      – Көлмәделәр, парин.

      – Предтән эләккәндер үзеңә. Уттай эш өстендә утырышларын бүлеп, телефонга җыр җырлап яткач.

      – Эләкмәде. Җырладылар алар. Кушылып. Район начальнигына хәтле җырлады. «Вәт!» – диләр. Тегене мактыйлар. Халыкны ярата, янәмәсе.

      – Халыкнымы, әллә синеме?

      Хаммат йодрыгын яссы күкрәгенә дыңгылдатып сугып алды:

      – Мин халык түгелмени? Халык!..

      Идрис агач ботагын чүкеп бетерде, йомычка арасыннан таяк башы актарып тапты да чалгы бөгәлҗәсен ботинкасыннан чишеп алган шнур белән сак кына шуңа кигертеп бәйләп куйды.

      Шушы рәвешчә күз бәйләнгәнче сөйләшеп утырдылар. Тукай бабасының кочагына елышып, изрәп йоклый иде инде.

      Ишегалдыннан Зөлхиҗәнең әкрен генә:

      – Сөнгатулла, – дип чакырганы ишетелде.

      – Керәм, – дип эндәште ул. Тукайны кочаклаган кулын алып, аны атасына таба авыштырды. Оныгы йомшарган һәм җылы иде. – Ярый, вакыт, – диде ул әңгәмәдәшләренә. Торды, учына йөткергән булып, аларның җавабын көтте.

      – Яхшы, – диде Идрис. – Кер.

      Алар утырып калды. Сөнгатулла аларга да кереп китәргә вакыт икәнен аңлады. Ләкин аның артыннан ук кузгалышмадылар. Югыйсә аның өчен генә, аның күңелен күреп, аны юмалап кына утырганнар булып чыга бит.

      – Керәм, – дип кабатлады ул, капканы ачканда. Ишегалдындагы эңгер-меңгердә Зөлхиҗә басып тора; актан киенгән, култык астына ак сөлгегә уралган төенчек кыстырган. Сөнгатуллага эчке киемнәр тоткан, күрәсең.

      – Әйдә, – диде Зөлхиҗә.

      Алар мунчага таба юнәлделәр. Мунчаның пәрдә эленгән тәрәзәсе тонык кына яктырып, уты яссы ташларга төшкән. Зөлхиҗә артыннан мунчага Сөнгатулла да керде.

      Алачыкта җылы, җыйнак иде. Колгаларга пар-пар каен һәм имән себеркеләре, мәтрүшкә бәйләмнәре элеп куелган. Шулар астында бер-берсенә күз салмыйча, тын гына, тик оялмыйча, моның инде бөтенләйгә, ахырга кадәр шулай булачагын икесе дә аңлап чишенделәр. Теге чактагыча, бик күптән, тормышларының иң башындагыча, беренче тапкырдагыча кебек иде…

      Озынча эскәмиядә термос, бер пар ак чынаяк. Почмакта күгәрмәс калайдан ясалган мичкә, аңа салкын су салынган, эмаль чүмеч эленгән.

      Зөлхиҗә эчкә үтте, җайлы утыртылган ишекне үз артыннан ашыгып япты. Сөнгатуллага кайнар дулкын килеп ягылды. Бар нәрсә тынып калды. Ул шундук кереп китмичә, бераз басып торды әле. Зөлхиҗә җайлыйсын җайласын, үзе урнашсын, аның янәшәдә икәненә күнексен, озакка сузылган ялгызлыгыннан

Скачать книгу