Скачать книгу

Галиәсгар байның хатыны Газизә Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба, табак, чынаяк-тәлинкә, самавыр, чүлмәк, кайсысы сөлге-тастымал, кайсысы тагын нәрсә тоткан. Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан өлкән кызы Зөһрә – озынча буйлы, туры кашлы, нечкә борынлы, тар иренле хатын да шунда: Габдуллага, бүлмәгә яңа килеп кергәннәргә артык исе китмәгән ише, ничектер өстән, ят итеп караучан. Читтәрәк йорт хуҗаларының тагын бер кызлары (ул да Фатыйма атлы) бар. Ә Гайниҗамал, кызыксынуын басып, ишек төбеннән узмады әле. Тере хатын булса да, хуҗалар сүзеннән чыгарга күнекмәгән.

      Габдулла, килеп керү белән, бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.

      Ботын чабып, иң әүвәл өлкән Газизә телгә килде:

      – И-и!.. – дип сузды да күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.

      Беркавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз – аннан башлап, моннан очлап дигәндәй – бүлмәдә сүз өстенә сүз, хәл-әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:

      – Узыгыз, уз!..

      – Нихәлләрегез бар соң?

      – Аллага шөкер!

      – Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килде- гез…

      – Хәзер, хәзер.

      Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тордылар.

      Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп, Гайниҗамалга:

      – Нәрсә уклау йоткандай торасың инде? Күрмисең мәллә – ишәйдек. Кунак самавырын да куеп җибәр, затлырак чәй әйберләрен чыгар. Яңа аш-су ягын да кара! – дияргә онытмады. – Башта Гыймадига төшеп әйтеп мен: баздан бер чирек кымыз кертеп чыксын.

      Гайниҗамал түбән өйгә төшеп китте дә бераздан, күтәрелеп, аш-су әзерләү бүлмәсенә узды.

      – Ничекләр кайтып җиттегез соң? – дип сорады өлкән Газизә.

      – Бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгелдер. Дүрт көн Казан каласында кундык, бер көн – Чистайда, бер көн – Ырымбурда. Тагын әллә ниткән пучты стансыларында, авылларда… Җәмгысы унсигез көн тоташлай юлда, – диде өлкән Фатыйма.

      – Сату-алулар уң булдымы соң?

      – Бик уң, бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып…

      – Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, – диде аңа Сафиулла. – Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем! – дип, ул арттан Габдулланың иңенә кулын куйды да алгарак этәрде.

      – И-и!.. – дип сузды тагын өлкән Газизә. – Каяле, энем-җанашым! Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә, Фатыйма! – дип эндәште ул кызларына. – Куегыз нәстәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, урнаштырыгыз, аягына яңа оекбаш, ката кидерегез…

      – Үз кулым да бар ла! – диде Габдулла. – Нигә мине һа- ман, һаман…

      – Нитмәле, Габдуллаҗан… – дип, әйтер сүзен әйтеп бетермәстән, Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы эзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. – Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!

      Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:

      – Мин

Скачать книгу