Скачать книгу

сыман текәлеп торам. Тик ул сүзләрне күрергә, ишетергә аның йөзендәге ниндидер тыныч мәгънә комачаулый, ул шуның белән үз үлеменә ышанмаска куша иде кебек. Кәүсәриянең йөзен мәңгегә кәфен белән каплап куялар. Әмма соңгы мәлдә кыйгач кара кашлары, канатларын киң җәеп җибәргән карлыгач шикелле, төпсез ераклыктан миңа якыная башлый һәм менә кырык биш ел буена килеп җитә алмый оча да оча, оча да оча…

II

      Ә мин менә кара «Волга»дан чыктым да яр кырыена килеп бастым. Көзге табигать чуарлыгына минем чал чәчем дә үз төсен кертәдер. Җылы һавада пәрәвез җепләре оча. Ул җепләр минем чәчләремдер сыман. Мин соры костюмнан, яланаяк, ә кара күн туфлием белән көрән оегым шушы көннәрдә генә киселгән нарат төбендә. Өстемдә оегым төсендәрәк күлмәк, җиңнәрем сызганулы. Пиджагымны, элгеченнән эләктереп, иңбашыма салганмын.

      Гүя яр читендә түгел, ә гомеремнең иң биек ноктасында басып торам. Каршымда, инешнең аръягында, әле дә яшел киң тугай җәелеп ята. Күпмедер вакыттан соң бу елганың йөгерек агышын, көмеш төсмерен хәтерләүчеләр җир йөзендә берәү дә калмас, ә бәлки, һәр карыш җир кабер кебек кирәкле, кадерле заманнар җиткәч, суны элеккеге хәленә кайтарырлар, һәм инеш кешеләргә яңадан әүвәлге яшь, сылу тәнен күрсәтер? Көмешсу тәнен, яшь йөрәктәй тыелгысыз сулкылдаган чишмәләрен, ак төнбоекларын, яшь кызлар теше сыман вак һәм ак ташлы кичүләрен, серле пышылдаучы төнге талларын…

      Түбәндәге күренешне күзәткәндә, моны күз алдына китерүе гаять кыен иде инде. Елга да, авыл да хәзер юк. Әйтерсең лә йортларны, нигезләреннән кубарып, шайтан туе килеп очыртып алып киткән. Бөтен җирне, снаряд чокырлары шикелле, элек йортлар утырган урыннар шадралап тора. Фәкать яртылаш сүтелгән тегермән һәм мәчет кенә тырпаешып калганнар. Мәчет артында – зират. Аның коймасы яссы ташлардан өелгән, урыны-урыны белән җимерек. Үләне кибеп беткән инде. Анда дистәләгән карт каен һәм ялгыз бер нарат үсеп утыра. Снаряд чокырларына охшап калган ачык каберләр…

      Заманында мин дә нәрсәне сүтәсен, кайда ни корасын сорап тормадым. Кайда ул теге Ширәмәт морзалардан калган күләгәле юкә һәм нарат аллеялары, түгәрәк, көмеш сулы бакча күле? Бакча уртасында кызлар төшереп калдырган яшел каймалы кулъяулык шикелле агарып торган камышлы бәләкәй күл? Мин үземне ул чагында үз көчебез белән ясаганыбыз матуррак булыр дип аклый идем. Кайда ул кешеләргә мин ышандырган матурлык, гүзәллек, рәхәтлек? Миннән ни кала монда? Станцияме? Ул юк инде. Тегермәнме? Аны сүтәләр. Безнең кара буралы буабызмы? Ул күптән агып киткән. Бары тик ак кыялы тау гына үз урынында. Әйе, заманында мин дә җиңүче идем. Ләкин җиңүчеләрне дә җиңүчеләр була икән! Менә мин дә үләрмен, мине дә җирләрләр, ә мин күмелгән зират та ниндидер бер гидро яки атом станциясе проектында зона эчендә калса? Мине дә шулай казып алып күчерерләр микәнни?

      Ә без бирегә җиңүчеләр булып читтән килмәгән идек. Безне шушы ташлар, су, туфрак, кояш кеше итте. Без җиңүчеләр генә түгел, без – яшәүчеләр.

      Шулай уйланып басып торам. Кояш ниндидер бер дымсу пәрдә артында кебек.

Скачать книгу