Скачать книгу

аның соравын һәм, чокырның ачык ягында күренгән ак тауга карап: – Җирдә йөрдем, булдыра алганымны эшләдем, – дидем.

      – Ник бер дә кайтып күренмәдең? – дип сорады ул. – Татарстанда ун ел яшисең югыйсә – мин беләм!

      – Минем моннан киткәнем дә юк шикелле.

      – Аңлыйм. Хәтер дигәнең хәтәр нәрсә шул ул. Бер ишелеп төшсә, күмә дә китә…

      Кәүсәрия Таш чишмә суына йөргән, инде чирәм баскан, әмма хәзер дә беленеп торган сукмакка аяк басам. Каһир чокыр уртасында кала. Күз алдыма кинәт Кәүсәрия килә. Аның – чишмәдән менгән, ә минем аңа каршы төшкән чагым, имеш. Ул озын чуклы ак ефәк яулык, вак чәчәкле, зәңгәр каймалы ак алъяпкыч япкан; озын җиңле, балитәкле яшел сатин күлмәктән; йон оек һәм ялтырап торган резин галоштан. Галошының башы кичке чыкка чыланган, арткы ягына бөртек-бөртек туфрак ябышкан. Көянтәсенә кош канаты кебек салган кулын нишләтергә белми тора. Артка яшерсә, потлы чиләкләр эленгән көянтәсе төшеп китмәс өчен, җайсыз бөкрәергә кирәк. Яшермәс иде – кулы бигрәкләр дә матур шул. Ул кулына, озын бармакларына карап торуымны сизеп ояла. Ирененең матурлыгы өчен ник бер дә оялмый икән соң? Безнең бер дә үбешкәнебез юк әле. Мин аны гел кулыннан иркәлим. Аннары кулын бүген гадәттәгедән дә ераккарак яшерер сәбәбе бар икән ич: тырнакларын кына гөле чәчәген бәйләп кызарткан да чүпрәк белән ышкып ялтыраткан! Чишмәгә киләсемне белеп, шул тырнакларын күрсәтер өчен төшкәндер әле. Билләһи, шулай!

      Менә шул төсендә каршыма килеп чыкса, хәзерге аңа таныш булмаган калын гөлдерек тавышым белән:

      – Исәнме! – дип эндәшер идем.

      Ул мине таныр иде. Мөгаен, күземнән таныр. Хәзер карашым нинди икән соң – боек-сагышлымы, әллә шатлыклымы? Кәүсәрия мине сагынган булыр һәм тәгаен:

      – Озак йөрдең, – дияр.

      – Бәлки, – диярмен мин. – Син түз. Без тиздән мәңгегә аерылмаслык итеп очрашырбыз. Чөнки үткән һәр көн мине сиңа якынайта.

      Ә ул:

      – Ашыкма әле, яшә, рәхәтләнеп яшә, Иман, – ди.

      – Бөтен нәрсә йөрәкнең саулыгына, вакытның мәрхәмәтлелегенә бәйле. Кеше яшәү белән мәңгелек никахта тора алмый. Берзаманны аерылышулар килеп җитә…

      – Нәрсә ул никах?

      – Син белергә өлгерми калган нәрсә, Кәүсәрия.

      – Ә син беләсеңмени?

      – Әйе. Өйләнеп, тормыш кордым. Ике кызым, бер улым бар. Кәүсәрия, мин кешегә язганның һәммәсен татыдым. Сине дә мәңге онытмам. Менә тагын искә төштең.

      – Никах нинди була ул, Иман, алтынмы, көмешме?

      – Татлы була…

      Кәүсәриянең көянтәләп иңенә күтәргән чиләкләрендә су түгел, бәлки, күз яшьләредер сыман.

      Ул:

      – Син бәхетлеме? – дип сорый кебек.

      Минем аңа:

      – Балалар еламаса, ирләр сүгенмәсә, хатын-кыз горур булса – бәхетле, – дип җавап бирәсем килә.

      – Җирдә бәхетлеләр күпме?

      – Торган саен күбәя бара.

      – Бөтен кешеләргә дә бәхет җитәрме соң?

      – Орлыгы күп – шунысы яхшы.

      Мин бәхетсезләрдән түгел. Үземә әллә ни күп тимәсә дә, мин кешеләрне бәхетле итү өчен барган көрәшкә кушылып яшим. Шул ук вакытта мин бик күп көрәшчеләрнең өзелгән гомерләрен дәвам иттерүем белән дә бәхетле, чөнки алар өчен дә яшим.

Скачать книгу