Скачать книгу

тотынды. Өйдәгеләр көлә-көлә хәлдән тайдылар, бабасы эчен тотып караватка ук тәгәрәп китте. Тургай алар көлгән саен җитдирәк була барды, ачулы карап бармак селкеде. Шул арада тиз-тиз генә тагын бот, касык тирәләрен кашып алды. «Җитте, улым, тукта, көлдереп үтерәсең», – дип ялындылар аңа. Ә ул, алар ялынган саен, Галимҗан абыйсын дәртләнебрәк күрсәтте. Ахырда тезләнә язып колганы күтәреп җибәрде һәм Галимҗан абыйсы тавышы белән:

      – Ах, анаңның сыер койрыгын тартып өзим! – дип кычкырды.

      Башындагы савытын да салып ташлады, чыбыгын да идәнгә болгап атты. Аннары тагын кочагын җәеп күрсәтте:

      – Менә шушының хәтле балык, кармакка кабып су өстенә чыккач, шопырдап төште дә китте! Авызы, авызы… – ул бабасының чөйдәге эшләпәсен алып күрсәтте. – Авызы менә шушының кадәр бар иде! Күзләре, күзләре, – ул кече яктан ике кулына ике тавык күкәе тотып чыкты. – Күзләре менә шушының кадәр иде!

      – Галимҗан абыең балыгы ычкынгач нишләде соң?

      – Сыер янына китеп, бик озак мыдыр-мыдыр ачуланып йөрде, пыш-пыш тәмәке тартты, төкеренде. Барыбер тотам мин аны, дип кармагын яңадан салган иде, теге балык килмәде шул…

      Тургайның Галимҗан абыйсын шулкадәр охшатып күрсәтүеннән көлә-көлә, барысы да табынга утырыштылар. Тургай башта әтисе белән әнисе янына килде, әнисенең җылы йомшак беләгенә маңгае белән кагылып алды. Аннары әбисе белән бабасы янына күчеп, аларның әле берсенең, әле икенчесенең сыпыруына, аркасыннан, иңбашларыннан сөюенә рәхәтләнде. Соңыннан күчеп, әтисенең алдына ук менеп утырды. Әтисе һәркемнең йомрысына шешәдән сөткә охшаган ак сыеклык салып чыкты да:

      – Әйдәгез, башкорт кымызыннан авыз итик әле, – диде.

      Тургай кабып караган иде, әчкелтем тәмен ошатмады, читкә этеп куйды.

      – Эч, улым, үсәсең килсә эч, – диде әтисе. – Ат сөтеннән ясалган ул. Әнә Чаптарның колыны ничек тиз үсте.

      Алай булгач, эчмиме соң инде! Тамчысын да калдырмады. Әтисеннән әле тагын әз генә кымыз салдырып алды. Әнисе табын уртасына мичтән алып кайнар бәлеш китереп куйды. Капкачын ачкач, аксыл бу күтәрелде, бөтен өйгә тәмле бәлеш исе таралды, борыннарны кытыклады, авыз суларын китерде. Әллә колакка да керде инде дип, агач кашыгының сабы белән колак тишеген дә тикшереп карады хәтта. Бәлеш бик тәмле иде. Барысы да тавышсыз-тынсыз гына, телләрен йоткандай ашарга керештеләр.

      Ул арада Тургай өстәл астына кереп китте, бабасы ялгыш төшереп җибәргән бәлеш кисәген, алып чыгып, тавыклар җименә ташлады. Әтисе янына утырып, ике генә мәртәбә бәлешен капты да аягын селки-селки болай дип сорады:

      – Бәлешнең тәмле исен баздагы тычканнар да сизә микән ул?

      – Алар исне бездән алданрак сизә, – диде бабасы.

      Тургай кыбырсып куйды.

      – Төкерекләрен йотып, идән ярыгыннан ымсынып утыралардыр инде, әйеме? Әйдәгез, әзрәк аларга да бирик…

      – Алар болай да, капчыкларны тишеп, ларга кереп, бодайларны, ярмаларны күп ашыйлар, – диде әтисе, сүзгә нокта куеп.

      Тургай тиз генә төште дә ишеккә атлады.

      Ул чыгу белән ишегалды уртасына

Скачать книгу