Скачать книгу
өчен килмәгән, ашар өчен килгән. Тургай үзе барында аны бик иркенләтми, тыеп кына тора да бит. Ләкин көне буе аны гына саклап утыра алмый шул. Бер ул гына түгел, аның эше болай да муеннан. Тургайның тагын бер нәрсәгә ачуы килә. Юанша тирәсендә әче тавышлы бер бәбкә барлыкка килде. Юаншаның кая таба атлавын күрүгә, ул аны узып йөгерә, алда очраган иптәшләренә әче итеп кычкыра, аларны чукый, этеп җибәрә. Тегеләр моның артыннан олы гәүдәсе белән юанша килгәнне күргәч, каршы торырга куркалар. Хәзер шул әшәке тавышлы бәбкә үзенең иптәшләрен юаншадан да әшәкерәк талый, куркыта, җимнән читкә куа. Юанша аның үзе янында булуына бер сүз дә әйтми. Аның белән янәшә иптәшләренең дә өлешен ашый торгач, ул башкалардан калкынып та китте, тавышы да бөереннән чыгарга тотынды. Җылак Пипи кебек нык куркак булганнарына җим дә азрак эләгә, ахрысы, гәүдәләре дә бәләкәй килеш тора бирә. Тургайның уйларын бүлдереп, бәбкәләр капкага таба йөгерештеләр. Тамаклары туйды, инешкә төшәр вакытлары җитте дигән сүз. Аларның вакытны шулкадәр төгәл белүенә хәйран кала Тургай. Төштән соң нәкъ сәгать бердә инешкә икенче мәртәбәсенә кузгалалар. Ул капканы ачып җибәрүгә, барысы да урамга сибелештеләр дә, инешкә төшү өчен, юл аркылы чыга башладылар. Җылак Пипи дә алар артыннан иярде. Ата каз белән ана каз, ка-ка-ка килеп, аларны гадәттәгечә ашыктырдылар. Шулчак ындыр тыкрыгыннан үкереп әллә нинди ялык-йолык килеп торган зур кара машина килеп чыкты һәм бу якка борылды. Бәбкәләр куркуларыннан әрле-бирле килеп буталыштылар, юлдан читкә чәчелделәр, Җылак Пипи генә өлгерә алмыйча уртада калды. Машина үкереп үтеп киткәндә, ул башы яньчелеп канга баткан хәлдә хәрәкәтсез ята иде. Тургай йөгереп барып аны кулына алды, асылынып төшкән, канга, тузанга баткан башына коты очып карады:
– «Пип» диген, «пип» диген! Ник дәшмисең?! – дип өзгәләнде ул, күз яшьләрен йотып.
Әле генә күкрәгендә йөргән, әле генә аның иякләренә үзенең йомшак томшыгы белән кагылган, матур күзләре белән аңа карап торган, җим ашаткач, «пип-пип» дип рәхмәт әйткән шушы тере йомгакның хәрәкәтсез калуы Тургайны куркуга салды. Монда ниндидер башка сыймаслык куркыныч нәрсә, шом бар иде… Ул арада теге машина хуҗасы да килеп җиткән иде.
– Елама, үскәнем, яңа чеби сатып алырсың, – дип, ул яшел акча сузды.
Тургай акчаны алды, әмма ник алганын аңламады. Күз яшьләре аша ул теге адәмнең кып-кызыл чыраен, ап-ак күлмәген, юан корсагын һәм камырдай күперенке кулын гына абайлады. Тургай акчаны ачу белән аңа атты:
– Акчаң үзеңә булсын! – диде ул, елавыннан туктый алмыйча.
Ләкин акча үзенең аяк астына гына төште. Ул акчаны алып тагын теге кешегә атты да бәбкәне тоткан килеш коймага маңгае белән сөялеп үксергә кереште. Ул арада бабасы, чыгып, машина хуҗасы белән сөйләшә башлады. Теге кешенең:
– Күрмәдем бит, гафу итегез, – дигән сүзләре ишетелде. – Оныгыгыз алмады акчамны. Мәгез инде…
– Онык алмагач, мин дә алмыйм, – диде бабасы, читкә атлап.
– Вәт
Скачать книгу