Скачать книгу

Тургайга бирде.

      – Син саран, саран! – диде Фаил, елый-елый. – Мин яңадан сезгә килмим дә!

      Ул ашыга-ашыга киенә башлагач, әтисе Әхтәм дә кузгалды. Тургай карап-карап торды да:

      – Мә, ашап бетер! – дип, ипине аңа сузды.

      Фаил, ипиле телен чыгарып, аны үртәде:

      – Бә-бә-бә!

      Алар чыгып киттеләр.

      – Нишләп бирмәдең соң, улым? – дип сорады әтисе, аларны озатып кергәч.

      Тургай, бер сүз дә дәшмичә, аңа ипине күрсәтте. Ипи бар ягыннан да стакан авызы белән кисеп-кисеп алган төсле киртләчләнеп калган иде. Алар ике чыршы күркәсен Фаил алып чыгып киткәнен һәм ул күркәләрне Фаил пычак белән турап бетергәнне иртән генә беләчәкләр иде…

      Ишегалды патшасы

      Тургай одеялын иңбашына таба тарткан иде – аяклары ачылып китте. Иртәнге һаваның салкынча теле белән сыйракларын, бармакларын кытыклый-кытыклый ялавыннан ул елмаеп җибәрде дә күзләрен ачар-ачмас изрәп ята бирде. Бер чебен, шактый безелдәп йөри торгач, маңгаена килеп кунды. Тургай аңа кулы белән селтәнде, чебен бармакларына тиеп очып китте. Ишегалдына чакыруы булды бугай ул аның. Торып утырып, аякларын йомшак диваннан идәнгә сузып җибәрү үзе бер рәхәт иде. Тәрәзә турындагы алмагачның шәүләсе акрын гына идәндә селкенә. Тургай аякларын ныграк сузды. Хәзер яфрак шәүләләре аның аягы өстендә биешәләр. Шундый кызык инде карап торсаң. Шәүлә шундый җиңел, гел шуып-хәрәкәтләнеп торса да, берни сизелми. Әнә әбисе дә елмаеп-көлеп килеп җитте.

      – Йокың туйдымы, улым?

      Әбисе шулай диде дә аның иңбашларыннан сөяргә кереште. Тургай рәхәтләнеп кабат күзләрен йомды. Нишләп шушылай йомшак, шушылай рәхәт икән ул әбиләрнең, әниләрнең куллары?! Җилкәгә генә кагылган ул кулларның җылысы нишләп бөтен тән буенча аяк табаннарына кадәр йөгерә икән? Әбисеннән беркөн шул хакта сораган иде, без бит сине яратабыз, шуңа күрә шулай була, диде. Ул әйткәч, дөрестер инде ул. Барысы да Тургайны төрлечә иркәлиләр, аркаларыннан сөяләр, башларыннан сыпыралар, үбәләр, кочакларына алалар, мактыйлар. Моның серен белә инде ул. Бәләкәй булганга үсендерәләр. Бабакае әйтмешли, бераз күзгә төтен җибәргәннәрен дә белә Тургай, әмма үзен барыбер мактатасы килә. Аннан да рәхәт ни бар икән? Ул хәйран калып шуны уйлап утыра. Мактау янында әбисе белән әнисе пешергән иң тәмле ризыкларың читтә торсын. Эссе көндә тирләп-пешеп уйнагач, суга чумудан да рәхәт нәрсә юк бит инде. Ә мактау аннан да рәхәтрәк. Үзен мактату өчен, Тургай әллә ниләр кылана. Олылар туктаусыз аның турында сөйләсеннәр генә. Көйләтүнең тәмен аңлап бетерде инде ул. Юри генә кыстыбый ашыйсым килә дисә, йә әнисе, йә әбисе, бөтен шөгыльләрен читкә куеп, кыстыбый пешерә, шуны мактый-мактый ашата. Гөбәдия ашыйсым килә диюгә, гөбәдия пешерәләр. Тургай моның ник болай икәнлегенә төшенеп тә бетә алмый. Тик шуны яхшы белә: бөтенесе аны мактый, аңа соклана һәм аңа сүзсез буйсына. Ул бер әйберне чамалый: алар кебек олы булса, болай мактамаслар иде. Мактамасалар мактамаслар, тизрәк үсәргә кирәк бит. Өйдәгеләр һәр көн диярлек «бүген дә үстең» дияләр диюен.

Скачать книгу