Скачать книгу

дип кермәде. Чыннан да, аның бер кабымлык ризык та кабасы килми, эчен ниндидер бер авыр нәрсә боз кебек туңдырып тора иде. Кич әтисе эштән кайткач, Җылак Пипине күмәбез, диде. Тургай әтисенә карышып маташса да, бәбкәнең күзләре ачылмаячагына, сөйләшмәячәгенә ышана башлаган иде инде. Ындыр артына әтисе көрәк белән чокыр казыды, аның төбенә үлән йолкып түшәде, үлән өстенә Җылак Пипине салдылар. Бәбкәнең өстен әрекмән яфраклары белән капладылар. Аннары әтисе балчык ишеп төшерде. Күмеп бетергәч, эт-мазар казып алмасын өчен, өстенә зур гына таш бастырып куйды. Таш бастыргач, бәбкәнең гадәттәгечә зарланып, нечкә итеп пипелдәгәне ишетелеп киткәндәй булды. Тургайның елыйсы килде. Иртәгә аның учыннан җим ашарга килә алмаячак инде ул. Иптәшләре белән инештә йөзә, башын суга тыгып аннан нәрсәдер эзли дә алмас. Җылак Пипи томшыгын судан алгач, аны өскә күтәреп, авызын пәп-пәп итә-итә йотып җибәрә иде. Ул шатлыгыннан «пип-пип» дип кычкырыр, матур йомры күзләрен елтыратып, әнисенә, иптәшләренә, Тургайга карар иде. Син аякка басмаган булсаң, мин дә башкалар белән бергә юлдан чыга идем, машинага тапталмый идем, дип гел янында торган кебек ул аның.

      Черки

      Барысы да йокларга яттылар. Бүген Тургай әнисе янында йоклый. Тып-тын. Кече яктан чикерткә сайраганы ишетелә. Нишләп йокламый икән ул? Көндез тынын да чыгармый. Бакчадагы, болындагы чикерткәләр көнне дә, төнне дә белми, сайрый да сайрый, ничек тамаклары бетми, алар кайчан ашыйдыр да кайчан йоклыйдыр – белмәссең. Ай-яй озын ул җәйге көн! Арыткан, аяк табаннары таш кебек, үзләре ут яна. Җитмәсә, ботының бер җире авыртып тора. Иртән ишегалдына чыккач, ата каз арттан сиздермичә генә тешләп алды. Беркайчан да алай кыланганы юк иде, нәрсәгә ачулангандыр. Казлар, этләр тешли, кәҗә, сыер, бозау сөзә, ат тибә, корт чага, песи тырный. Нишләп болай соң бу? Тик кенә торып булмый микәнни?

      Тургай башын әз генә борып әнисенә карый. Ул, күзләрен йомып, акрын гына сулап ята. Йоклап китмәгән әле ул, Тургай йокласын өчен шулай ята. Тыштан кергән сыек яктылыкта аның йөзе шундый матур булып күренә. Маңгае, битләре, авыз-борыны, ияге шоп-шома. Тургай әнисенә күпме карап торса да туймый, караган саен карыйсы килә, сине яратам, авылда синнән матур кеше юк, дип әйтәсе килә. Тик оялып әйтмичә кала.

      Төн һаман килеп җитә алмый, тыштан яктылык керә. Күпме кеше хәзер шушылай йокларга яткандыр җир йөзендә. Аның очы-кырые юк, ди, бит. Бөтен тарафында да кешеләр яши, ди. Иртән бөтенесе торалар, юыналар, ашыйлар, сыерларын, кәҗәләрен савып, сарыклар белән бергә көтүгә куалар, кош-кортлар ашап, төрле җирләргә, су буйларына таралыша, олылар эштә, малайлар-кызлар уйнарга тотына. Үләсең моның кызыклыгына. Бөтенесе каядыр ашыга, йөгерешә, нидер эшли, туктаусыз сөйләшәләр. Һавадагы кошлар да җыелышып шау-гөр киләләр, телләрен аңлап булмый, әллә ниләр кыланып очалар, төрле якка таралышалар. Елгага, инешкә төшсәң, туктаусыз су ага. Каян киләдер ул бер туктамый, бетми агарлык булып. Ул суларда күпме чүмечбаш, маймыч, балык, бака, сөлек, тагын әллә нинди кортлар, бөҗәкләр. Һавада болытлар йөзә, җил агач яфракларын шаулата, ботакларын, чәчәк, үлән сабакларын чайкалдыра. Кояш таң белән соңармыйча чыга, көн саен һавада эшли, кич басулар, урманнар артына иңеп йокларга ята.

Скачать книгу