Скачать книгу

кармак колгасы кебек озын. Һаман «р» хәрефен әйтә алмый интегә. Аның муены шундый нечкә, шундый озын. Күлмәк якасыннан әллә ни хәтле өскә күтәрелеп тора. Башы да озын, колаклары зур. Башы бик нык артка бүлтәйгән, ияге алга чыккан. Кара кысалы түгәрәк күзлеген кигәч, кырыйдан караганда ул шүкә борынлы чит ил машинасына охшап тора. Тешләре шул машинаның радиатор турына һава керсен өчен куелган кабыргалы елкылдык әйберсе төсле сирәк. Теше сирәк кеше ялганчы була, ди Тургайның бабасы. Хактыр, Рөстәмнең уе гел ялганлауда гына. Ул чын ялганлый. Тургай үзе дә ялганларга ярата. Ләкин ул бит көлә-көлә ялганлый. Кызык өчен генә. Үзең көлгәч, юри генә ялганлаганыңны бөтен кеше белә. Ә Рөстәм чын ялганлый. Ялганын тотсаң да, ялганлавын дәвам итә, үзенекен тукып тик тора. Беркөн мондый шигырь сөйләде:

      Ишек, ник кыстың мине?

      Мин синең дустың идем…

      Ай-һай дусмы икәнсең –

      Тибеп кенә китәсең!

      Күзлеге аша туп-туры карап, үзем укып ятладым, дигән була. Аның укый белмәгәнен белмиләр, ди, бугай. Шуннан Бүсмән кесәсеннән язулы кәгазь кисәге чыгарды.

      – Яле укып күрсәт! – дигәч, Рөстәм кып-кызыл булды.

      – Бу бит кытайча, – дигән була.

      – Син үзең кытайча! – дип көлделәр бөтенесе бергә.

      Шуннан кушаматы «Кытай» булып китте. Исеме белән әйткән кеше дә юк. Хәзер үзе дә күнегеп бетте инде. Арада иң бәләкәе Зөлфәт. Кызулабрак барганда, Тургайларның аксак бәбкәсе шикелле җитешә алмыйча интегә. Зөлфәтнең ике бармагы авызыннан сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан, Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер сузмыйча кире кабасы бит.

      Тургай, төшендә пәри белән булган маҗараларын төгәлләп, яңасына күчте:

      – Беркөн без йокларга яткач, өйгә черки керде, – дип башлады ул. – И оча, и оча, тавышы Бүсмәннеке кебек нечкә генә. Сиздерми генә әле беребезгә, әле икенчебезгә угын батыра. Миңа килгән иде, тегенең борыныннан шушылай итеп кысып алдым! – ул Зөлфәтнең борынын кысты. Зөлфәт, бармакларын авызыннан чыгарып, өстән ике теше төшкән авызын олы итеп ачты. Аның тирән чокыр кебек авызына карап, барысы да туйганчы көлгәч кенә, сусыл борынын ычкындырды Тургай. – Шуннан соң бу күрше бүлмәдә йоклап яткан бабайның борынына кунган да канын туйганчы эчкән. Бабай зар елый, борыны комган чаклы булып шешкән. Бабайның борынын күргәч, әбинең ачуы чыкты. «Туктыйсыңмы син безнең канны эчүдән, юкмы?!» – дип, черкине ачуланырга тотынды. Черки бу вакытта, кан эчә торгач, тилгән кадәр булган иде инде. Җитмәсә, әтине үрти: «Син мине барыбер тота алмыйсың, апай!» – дип чи-чи, без-без килә. Әти тегенең яңагына чабып торып җибәрде менә шушылай итеп – ул Фаилнең кызыл битенә суккандай итеп куйды.

      Алар инде Тургайлар

Скачать книгу