Скачать книгу

канын ничек итебрәк эчәргә микән, дип баш вата идеме. Гел кан эчеп кенә яши, ди, бит ул. Рәхәтләнеп ашамагач, уйнамагач, ник яши инде бу? Кан эчүдән башка үнәре юк. Барлык җан ияләре аңа канын эчереп торса, ни була, ди, ул? Галимҗан абыйсы черкиләрне үтерергә кирәк, ди. Аларны ничек үтереп бетерәсең? Әле менә нибары берсе очып йөри, аны да берни эшләтеп булмый. Үзләре тырнак очы кадәр генә, ә су буйларында, болын-әрәмәләрнең дымлы җирләрендә мыжлап торалар. Барысына да кан кирәк. Ярый, болар кеше кебек олы булмаганнар. Бөтен җан иясенең канын эчеп бетерерләр иде. Әтисе, кешеләр арасында да кан эчүчеләр бар, дип сөйли. Алары нинди кешеләрдер, Тургайның күргәне юк.

      …Әтисе черки тавышын ишетмәгәч гырлап та китте. Черки тагын Тургайның маңгай турында безелдәргә тотынды. Ул ике учы белән берьюлы сукты, маңгае гына түгел, борыны да бик нык авыртты. Ә черки оча бирде, каяндыр урый да туп-туры Тургайга килә. Аның якынлашкан тавышы ишетелүгә, йөрәге дөп-дөп тибәргә тотына, кулларын сугу өчен әзерләп куя. Карале хәйләкәрлеген, шуны сизеп, битенә түгел, кулына кунды бит. Ул икенче кулы белән селтәнгән арада очып та китте. Әтисе шундый рәхәт итеп гырлый иде, кинәт туктап калды, чөнки черки нәкъ аның турына килеп җиткән иде. И рәхәт, тигез иде аның йомшак кына гырлавы, Тургай түземсезлек белән аның ишетелүен көтте, әмма черкинең нечкә тавышы гына безелдәде. «Шап!» Әтисенең суккан тавышына Тургайның йөрәге шатлыктан сикереп куйды. Юк, туры китерә алмаган икән. Кабат аның тавышы ишетелүгә, Тургайның көләсе килә башлады. Ничә кешене куркыта бит черки! Аның сөңге буе угын да, үртәп елмайган авызын да күргәндәй булды ул. Черкинең үзе турына кабат килүенә әтисе мыгырданып куйды һәм йөзен яшерү өчен капланып ятты. Тургайның көләсе килеп тыелудан ике бите туп кебек күперде. Ул ялт итеп әнисенә таба борылган иде, аның күз карашы белән очрашты һәм түзә алмыйча пырхылдап җибәрде. Аңа кушылып әнисе дә тавышсыз гына көлде. Теге бүлмәдә дә шап-шоп суккан тавыш һәм бабасының, канәгатьсезлек белдереп, нидер сөйләгәне ишетелде. Ә черки, үпкә белдергәндәй, тагын да көчлерәк тавыш чыгарып оча бирде. Тургай урыныннан кузгалды. «Кая барасың?» – диде әнисе, пышылдап. «Тышка гына чыгып керәм», – диде Тургай. Ул сиздермичә генә атлап өйдән чыкты да әтисенең зур тимер кувалдасын, алып кереп, идән уртасына куйды. «Ни ул?» – дип сорады әнисе акрын гына. «Кувалда», – диде Тургай. «Нәрсәгә ул?» – «Черкинең маңгаена тондырырга», – диде Тургай. Шуны әйтүе булды, әнисе шаркылдап көлеп җибәрде. Ул тыела алмыйча көлде дә көлде. Ул арада әтисе сикереп торып утырды.

      – Нинди кызык таптың төн уртасында? – диде әтисе ачулы тавыш белән.

      Әнисе, көлүеннән туктап:

      – Әнә идәнгә кара, – диде һәм утны яндырып җибәрде.

      Әтисе урыныннан сикереп үк торды:

      – Кем алып кергән моны?

      – Тургай алып кергән. Черкинең маңгаена бәрергә, ди.

      Әтисе ике кулын селтәп җибәрде дә бөгелеп төшеп көләргә тотынды. Ак ыштан-күлмәктән бүлмәләреннән йөгереп чыккан әбисе

Скачать книгу