Скачать книгу

диде әтисе, агачка буйый торган пластилин төсле әйберсен алып килеп. – Ә сынган бу ботакны кисеп турарга туры килә.

      Аның бу сүзләрен ишеткәч, Тургайның бала йоннары кабарды. Ничек инде кисәргә?! Ул елап җибәрде, сынган ботакның яфракларын куллары белән сыпырды, үзе, яшьле күзләрен төбәп, әтисе белән бабасына ялварды:

      – Кисмәгез, кисмә! Аның тәннәре авырта бит! Сынган җиреннән күз яшьләре чыккан. Кистермим, кистермим!

      Бабасы чүгәләп Тургайның башыннан сыйпады, елаудан туктасаң кисмәбез, диде. Тургай шундук тынычланды.

      – Ярый, торсын, алайса, – диде әтисе дә.

      Алмагачның ярасын бәйләп куйгач, барысы да, өйгә кереп, чәй эчәргә утырдылар. Тургайның бөтен уйлары сынган алмагач тирәсендә бөтерелде, гел елыйсы килеп торды. Алдына әнисе ясап куйган чәенә дә кагылмады.

      – Нишләп ул җил шулай әшәке? – дип сорады ул кинәт.

      – Кайчакта шундый холыксызланып ала торган гадәте бар инде аның, – диде әтисе.

      – Нишләп? – диде Тургай, еламсырап.

      Аның соравына бабасы болай дип җавап бирде:

      – Җилнең нервы какшаган. Ул туктаусыз таулар, урманнар, өйләр, агачлар арасыннан чаба да чаба. Чаманы белмәгәч, әле маңгаен, әле тезен бәрә дә холыксызлана, шул авыртканның үчен башкалардан ала, ни кыланганын онытып җибәрә.

      Тургай чәен дә эчеп тормады, бакчага чыгып китте. Җил тагын да ныграк котырына башлаган иде. Агачлар әле бер, әле икенче якка бөгеләләр, яфраклары өзелеп чыгарлык булып шыбырдый. Бөтенесен сындырып бетерергә ниятли бугай бу. Тургай сынган ботак янында нишләргә дә белмичә басып торды. Җилгә аның бик нык ачуы килде. Ул аны ямьсез бер зат итеп күз алдына китерде. Мондый холыксыз, юньсез, әшәке нәрсә һич тә матур була алмый ич инде. Ул тузгыган чәчле, төрле якка тырпайган сакаллы, башы болытлардан да өстәрәк йөри торган бер шөтерле нәрсәдер инде. Галимҗан абыйсы, җилнең ыштан төбенә көтүдәге сыерлар сыярлык, ди бит. Шул ыштанын мең ястык кадәр итеп кабарткач, котыра-котыра йөгерә, ди. Ул бик тискәре дә икән. Кирәк түгел чакта, болытларны куалап, яңгыр китерә, ә коры чакта яңгыр болытларын юри читкә алып китә, ди.

      Былтыр җил Ык буендагы олы тирәкне аударды. Тургай да ул тирәк күләгәсендә әбисе белән көн саен бәбкә саклый иде. Ярый, җил көчәя башлау белән кайтып киттеләр. Аларны да басасы булган ул тирәк. Бөтен авыл шулай дип сөйләде, әбисе, Тургаем коткарды, Тургаемның бәхете җиңде, дип кешеләргә һаман сөйли әле. Ә мал-туар, кош-корт күпме зыян күрә җилдән. Ул бәреп төшергән бал кортларының, күбәләкләрнең очып китә алмыйча үлән арасында ятканнарын күргәне бар Тургайның.

      Җил улый, ыжгыра, сызгыра, давыл-бураннар, өермәләр алып килә. Һавадагы болытларны куркытылган сарыклардай куалап йөртә, дөбер-шатыр китереп бер-берсенә бәрештерә, маңгайларыннан яшеннәр аттыра, яңгыр итеп сиптерә, кар итеп яудыра. Бер йөгерә башласа, бөтен нәрсәне кузгата, селкетә, бөгә, сындыра, кубарып ата, тузан, яфрак, кар кебек җиңелрәкләрен әллә кайларга очырып алып китә. Нишләп аны туктатучы юк? Тургайның күзенә генә дә күпме туфрак, ком сипмәгәндер ул! Тургай кабат

Скачать книгу