Скачать книгу

да биеккәрәк чөяләр. Тургайның йөрәге әллә кая ашкына, ярсый, гәүдәсенең авырлыгы бөтенләй югалгандай була, ул, шатлыгына түзә алмыйча, туктаусыз кычкыра, күзләреннән йолдызлар чәчелә, кул-аякларына, бөтен гәүдәсенә җылы җеп булып кояш нурлары чорнала. Ул нурларның тәнне рәхәт итеп кытыклавыннан Тургай пырых-пырых көлә, шул җылы нурлы һаваны, зәңгәр күк тамчыларын ныграк тою өчен йөзе белән җиргә таба әйләнә. Болай иткәч, ул Галимҗан абыйсының югарыга сузылган ике учын, елмаюдан кысылган күзләрен, борын тишекләрен, эре тешләрен күрсәтеп ачылган авызын, кызыл телен күрә. Әмма күреп өлгерүгә, кабат югарыга чөелә, шыр-шыр акыра, шырык-шырык көлә, беркем аңламаслык әллә нинди тавышлар чыгара, аяклары белән чәбәләнә. Икенче сикерткәндә, үзе дә сизмәстән, тагын йөзе белән өскә борыла, тагын болытларга үрелә, тагын аларны тотмакчы була. Кояш болытлардан да югарырак булса да, кай арададыр түбәнәеп-түбәнәеп ала, Тургайның шәрә тәнен, аяк-кулларын, битләрен үзенең сары нурлары белән чорный, үзе шунда яшеренеп кенә аны үбеп ала, кытыклап шаяра. Кояш үпкәнгә ул сөенә, аның үзен яратуын сизә, яшеренеп кенә шундый эш эшләвеннән көлеп куя.

      – Биегрәк, биегрәк! – дип кычкырасы килә аның. Тик теле бер сүз дә әйтә алмый, шатлыктан кабарган күкрәгеннән аңлаешсыз сүзләр генә чыга.

      – Тизрәк, биеккәрәк, болытларга ук! – дип кычкырмакчы була, тик пырхылдаудан башка аваз ишетелми. Тургай тавышына Галимҗан абыйсының туктаусыз «ап-па» сы кушылгач, абзардагы бозау койрыгын чәнчеп чаба, чебешләр, әниләренә ияреп, сарай эченә кача. Акбай һау-һаулап өргәнгә, якын тирәдәге этләр кушыла, аннары берсе икенчесеннән ишетеп, аларның тавышы бөтен авылга тарала. Бу хәлгә түзә алмыйча, җил дә ныграк исә башлый, Тургайның башындагы панамкасын койма буена ук очырып ташлый… Аның янына никтер Баһадир чабып бара, чукырга әзерләнгәндәй, панамкага карап тора, нидер сөйләнә, тавышы гына ишетелми. Бер караганда, Тургайга кояш та, зәңгәр күк тә, болытлар да – бөтенесе ишегалдына ишелеп төшкән кебек тоела, өй, абзар-куралар, бозау-бәрәннәр, тавык-чебешләр күккә күтәрелгән кебек була, әйтерсең алар алмаш-тилмәш Тургай белән бергә күтәреләләр, бергә төшәләр, астан өскә, өстән аска таба сикерәләр…

      Ниһаять, Галимҗан абыйсы аны дөп итеп чирәмгә бастыра, аркасыннан, башыннан сыпыргач, елмая-елмая өйгә кереп китә. Тургайның Галимҗан абыйсы кебек көчле буласы килә. Ул тавыкларын пырхылдатып, ишегалдын әллә ничә мәртәбә йөгереп чыккач, хәлдән таеп чирәмгә барып ава, еш-еш сулый, үзен һаман һавада сикергән кебек тоя, чалкан яткан килеш болытларга карый, аларга кул болгый, болытларның акрын гына хәрәкәтләнүләрен күрә. Агачлар булмаса, бәлкем күрмәс тә иде, агач башларыннан шуышкан төсле, алар акрын гына күл ягына күчеп баралар икән.

      Шатлык

      Галимҗан абыйсы өйгә кереп киткәч, Тургай җирән Чаптар янына чыкты. Нинди биек ул! Урамның теге башындагы мәктәпне, ул яктагы агачларны яртылаш каплап тора, корсагы астыннан мәктәпнең коймалары гына күренә. Чаптар, зур шәмәхә

Скачать книгу