Скачать книгу

торып календарьга карады да:

      – Бүген Шәмседохаттига сиксән яшь! – диде.

      Шау-гөр килеп бу хәбәрне тикшергәч, аны котларга әбисе белән Тургай барырга тиеш булды. Чөнки Шәмседохатти – аның кендек әбисе. Әтисе белән әнисе эшкә китте, бабасының, гадәттәгечә, башы белән йөрәге авырта. Мондый эшкә шортыдан барырга ярамый дигәч, Тургай яңа күлмәк-чалбарын киде. Күчтәнәчкә гөбәдия, чәй, җимешләр, тагын әллә ниләр төреп алдылар.

      Ындыр артлап кына бик тиз барып җиттеләр. И сөенеп тә куйды инде Шәмседоха әби алар килгәнгә! Кендек әбисе Тургайны туйганчы сөйгәннән соң:

      – Сиңа ничә яшь инде, улым? – дип сорады.

      Тургай юри бер сүз дә дәшмичә, биш бармагын тырпайтып күрсәтте.

      – Биш яшең тулгач, син егет кеше булгансың инде, улым, – диде Шәмседоха әби. – Ә менә миңа бүген сиксән яшь.

      – Беркая да бара алмыйсың инде, Шәмседоха әби, картаябыз! – диде Тургай.

      Бу сүзләрне ишетүгә, әбиләр кулларын аны читкә куарга теләгәндәй селти-селти көләргә тотындылар, диванга барып чүмәштеләр, аңардан туктаусыз әлеге сүзләрне кабатлаттылар.

      Шәмседоха әби чәй әзерли башлауга, ишегалдыннан кереп килүче таза гына апа күренде. Ул бер кыз җитәкләгән иде.

      – Карамалыдан Хәнифә бу, – диде Шәмседоха әби, тәрәзәдән карап.

      Ул арада алар өйгә дә килеп керделәр. Кызның күлмәге Тургайларның ишегалдындагы әнисе утырткан чәчәкләр төсле ал иде. Хәнифә исәнләшкәч, алар өчесе дә, ачыгып кайткан казлар җим күргәч шаулашкан кебек, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшергә тотындылар. Кыз бер кулы белән әнисенең итәгенә ябышкан килеш Тургайдан күзен алмады. Тургай аңа якынрак килде. Кызның күзләре зур, зәп-зәңгәр, бераз куркыбрак карыйлар иде. Ул курыкмасын өчен, Тургай елмаеп кызның битен йомшак кына сыпырып алды. Аның бите йомшак, җылы иде, күлмәге төсле алсу иде, аннан әллә нинди сөт исенә охшаган тәмле ис килә иде. Аның бераз ачылыбрак торган кызыл иреннәре сөт имүдән әле генә туктаганнар, шуңа сөт исе киләдер кебек тоелды. Ул битенә кагылгач, кыз, башын читкә борып, әнисенә ныграк елышты. Тургайның нишләптер шул мизгелдә аны күтәреп алып йөгерәсе килде. Ул елый башлар, әнисе артыннан куар, ә Тургай юри туктамас, үзләренә кадәр йөгереп кайткач кына, ишегалды чирәменә тып итеп бастырыр да «Менә безнең ихата!» дияр, өйне, әти-әниләрен, әби-бабасын күрсәтер, песи, Акбай, бәбкәләр янына алып чыгар, агачлар, чәчәкләр белән сөйләшергә өйрәтер… Шунда әнисе, кызга иелеп:

      – Сөмбел кызым, әнә Тургай белән уйнагыз, – диде, кызның кулын итәгеннән ычкындырды, һәм алар өчесе, өстәл янына утырып, кыектагы күгәрченнәр кебек гөрләшергә тотындылар.

      Сөмбел зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп аңа карап тора бирде. Шунда ул аның беләгенең кабарынкылыгын, беләзек турыннан җеп белән кысып куйган шикелле батып торуын күрде. Нишләптер кызның шул күперенке беләген чеметеп аласы, алсу битеннән кысып тотасы килде. Тик болай эшләргә кыймады. Аны көлдерергә кирәк, аның шикләнүе йөзенә чыккан. Ул кесәсеннән иң элек теге йолдыз кыйпылчыгын чыгарып аңа сузды. Әмма Сөмбел ташка кагылып та карамады. Тургай кесәсендәге шоколадлы ике конфетның берсен бирергә теләде, Сөмбел аны алмады, әмма

Скачать книгу