Скачать книгу

астыннан күтәрелгән ниндидер җылы бөтен гәүдәсен чолгап алды. Барлык үлән, барлык чәчәк аңа төбәлгән. Нинди тәмле исләр! Чабыр үләненең исе бөтенесен кысрыклап борынга тула. Һәрберсе аңа сәлам бирә, һәрберсе җырлый! Тургай сикергәләп-сикергәләп торды да өч мәртәбә таудан түбән мәтәлчек атты. Аннары йөгерә-атлый авылга томырылды. Карале, гел бәйләнеп интектергән җил дә аны сагынган инде әллә? Шулай булмаса, битләреннән, муеннарыннан йомшак итеп сыйпамас иде.

      – Сагындыңмы, апай?! – диде ул, көлә-көлә. – Сагынгансың шул, кычкырып әйтәсең генә килми. Эре бит син!

      Ул җилгә каршы ике кулын җил тегермәне канаты кебек кызу-кызу әйләндереп торды. Өстендәге төркем-төркем болытлары белән бергә авыл да аңа таба йөгерә икән бит. Җил йомшак канатлары белән ромашка, кыргый бөтнек, җиләк, алсу тукранбаш, кыңгырау чәчәк, тәбәнәк әрем исләрен тургайга бөркеде… Зәңгәр чәчәкле һиндыбалар, ак мәтрүшкәләр, сары чебен кунакасы үрелеп каты сабаклары белән аны туктатмакчы булдылар. Әмма ул аларга: «Иртәгә, иртәгә, бүген вакыт юк!» – дип йөгерүен дәвам итте. Карасана, кояш, Тургайны җитештермәскә теләп, хәйләкәр елмаеп офыгына, йоклый торган бишегенә йөгерә. Кояш кача бирсен, аның урынына уң якта, олы юлның теге ягындагы бодай басуы, ул басуның буеннан-буена сузылган яшел каен полосасы Тургай белән, аңа ияреп авылга йөгерә. Тургай тагын мәтәлчек ата, тагын сикереп тора, үзен яратып сәламләүче шушы сихри матурлык уртасында туктап кала. Һәм аңа нидер була, йөзе җитдиләнә, гәүдәсе турая, карашы алга, югарыга күтәрелә. Үзләре әле генә кайткан якка агучы болытларга бер мизгел тып-тын гына карап тора, аларны кызганудан йөрәге кысылып куя. Ул яклар бик ерак, бу болытлар инде мәңге монда кайта алмаслар, авылны да, тауны да, Тургайны да кабат күрмәсләр. Ул күкрәген тутырып сулыш ала да үзе дә сизмәстән җырлап җибәрә:

      Яратканга сезгә генә әйтә-ә-ә-әм,

      Яратканга сезгә генә әйтә-ә-ә-әм,

      Яшерен генә үксеп елады-ы-ы-ым,

      Яшерен генә үксеп елады-ы-ы-ым,

      Күз яшьләрем белән антлар бирдем,

      Сездән аермасын диеп елларым.

      Ул үз тавышын үзе танымады. Бу аның тавышы түгел иде. Бу бик тирәннән, җирнең һәм күкнең үзәгеннән яңгырап килүче тавыш иде, һәм ул Тургайның күкрәге аша тулып ургыла иде. Каян бу сүзләр? Алар әзер хәлдә теленә килеп тордылар, гүя күптән күңелендә ятканнар иде… Җырлап туктагач урнашкан тынлыктан Тургайның колаклары гүләп китте. Аңа каршы исүче йомшак җил, аңа каршы йөгерүче авыл, авыл өстендәге якты болытлар, аны җитештермәскә теләп офыкка тәгәрәүче кояш, аңа ияреп йөгерүче бодай басуы, яшел каеннар – бөтенесе тынып, туктап калганнар иде. Әйтерсең лә алар: «Менә без барыбыз да исән, күр менә!» – дияләр иде. «Күрәм, күрәм!» – дип пышылдады Тургай, кулларын югары күтәреп сәлам бирде, аннары тезләнеп ромашка, меңьяфрак, кәрешкә, кыңгырау чәчәкләренә иреннәрен тигерде, кочагына җыярга теләгәндәй, куллары белән үзенә таба сыпырды. Әз генә уңдарак бүректәй күпереп утырган чабыр үләненең исенә түзә алмыйча, аның күксел-алсу чәчәкләренә

Скачать книгу