Скачать книгу

авыш наратка сынап карады.

      – Ярамый. Стенаны каплый ич. Нарат та аумагае.

      – Маташма, дим!

      – Юк инде, парин. Минем, бәлки, полковник яткан җәннәтне күрәсем киләдер.

      Шуннан, юри генә дигәндәй, ломга Солтан ябышты. Сулышы иркен иде, көч-куәте үзе белән. Лом тавышы кайтаваз булып яңгырамый иде инде: һава кызган, һәр тавышны йота гына бара. Кирпеч нык, коры. Шикәр шакмагы хәтле генә кителә, ком тузан булып коела. Бер кирпечне ваклап бетергәч, күршедәгеләре тоташлый кубар дип уйлаган иде. Кая ул! Измәсе тагын да катырак сыман. Кирпечләр чатнап ябышкан. Алай да икенчесе яртылаш диярлек кителеп чыкты. Шул рәвешчә, ул ян-яктагы кирпечләрне дә кыеп чыкты. Алар артында тагын бер рәт тезелгән икән әле. Тышкы катны җитәрлек сүтмичә торып, анысына керешү файдасыз.

      – Дәвам ит, – диде ул, ломны иптәшенә биреп.

      Аннан күрмәкче, Степан да тәртип белән генә чокыды, хасил булган тишекне шактый киңәйтте. Эчке катны җимерсәләр, кеше башы сыярлык тишек ачылачак иде.

      Ломга тагын Солтан тотынды. Ялыктыргыч эштән туеп, ломны гайрәт белән орган иде, кирпечләрнең берьюлы икесе кубып, эчкә җимерелде. Ломы, эчкә кереп, кулыннан ычкына язды. Селтәнгән шәпкә ул күкрәге белән тишеккә капланды, йөзенә коры, салкынча саф һава өртелде, һавадан җир дымы, бигрәк тә кабер исе килмәде. Хәтта, гадәттә, зиратта гына булучан ис тә тоелмады. Ул, ломны тартып алып, караңгылыкка карады. Кабер эче шулкадәр дә караңгы булып күренде ки, Солтан үз битенә аның салкын күләгәсе төшүен дә сизде шикелле.

      Эчтәге караңгылыкка күзе ияләшкәч, Солтан тегеннән үзенә текәлгән караш белән очрашты. Анда икона сөялеп тора иде. Аңа йөзе сагышлы, карашы моңсу һәм кырыс хатын сурәте төшерелгән. Ул сурәт нидер бирергә дә тели сыман, нидер таләп тә итә иде шикелле. Кирпеч тузаны аша Солтанга соры баш сөягенең буш күзе дә текәлгән иде.

      Солтан читкә янтайды.

      – Ни бар анда? – дип сорады Степан.

      – Үзең кара. Син ашкындың ич.

      Зелпе куагы арасына бая очып киткән кош әйләнеп кайтты. Йомыркаларын суытасы килмәгән инде. Пырылдап, икенчесе дә килеп җитте.

      Кабер һавасын күкрәгеннән кысып чыгарырга теләгәндәй, Солтан тирән итеп сулыш алды.

      – Йә? – диде ул. – Күңелең булдымы инде?

      – Казанская Богоматерь! – дип пышылдады Степан.

      – Ә! Укына ук башладыңмы? Чукынып та ал.

      – Иконаны әйтәм мин. Икона Казанской Божьей матери анда.

      – Атаң башы да юкмы соң? Каян килгән спец!.. Ә полковнигың кайда соң, полковнигың?!

      – Полковник… Әнә ич баш сөяге ята. Аныкыдыр.

      Кызыксыну алдырды. Яктылыкны капламас өчен, муенын җайсыз сузып, Солтан эчкә карады. Бая күргәненең көтелмәгән тәэсиреннән арынган иде инде. Бу юлы әсәрләнмичә, салкын акыл белән күзәтте. Баягыча ук, игътибарын иң әүвәл икона сурәте җәлеп итте. Рәсем күңелгә иңеп керә кебек иде. Инде гаҗәпләндерми, куркытмый, шаккатырмый, бәлки гади, саран исәп белән аңны били.

      Сурәт тактага төшерелгән. Буявы җете, ачык. Ходай анасының сурәте бил тиңентен төшерелгән. Сул кулында – күкрәк баласы. Уң кулын

Скачать книгу