Скачать книгу

полковник Кулунчаковны җирләшергә дип килгән башка мужикларның да йә утырган, йә баскан килеш тәмәке тартып торулары ихтимал. Бәлки, поп та булып, өйгә керешли Наймушның тәре ясавын хуплап сүз каткандыр яки, бу эшне татар мужигына тапшыруны өнәмичә, тамак кырып узгандыр.

      Ә бу хәл елның кайсы фасылында булган соң? Әлбәттә, җәен түгел. Тәгаен кышын. Полковникның табутын бик ерактан алып кайтканнар. Җәен мәет бозылып бетә бит инде. Шуңа күрә аны вафат булган урынында җирләрләр иде.

      Тук-тук-тук – тукран…

      Степан тынган икән инде. Солтан карашын учактан ярга күчерде. Дусты эшен ташлаган, аңа таба килә. Бил тиңентен шәрә. Итләч күкрәге, корсагы лычма тир. Бер сүз да катмыйча, елга ярына килеп басты да йөзенә, күкрәгенә, корсагына учлап-учлап су сипте, кулбашын, беләкләрен юды.

      – Окопка кереп посканмыни! – диде ул, учак янына килеп утыргач. Итекләрен салды, аяк чолгавын җәеп, таратып куйды.

      – Ул төрбәне күмелгән кеше салмаган бит, нигә аны сүгәсең? – диде Солтан.

      – Барыбер инде. Таш кабырчыкка кереп бикләнгән бит, ташбака!

      Тукран тынды. Гүя аларның сөйләшүенә сагайган иде.

      – Бәйләндең син бу кабергә, туган!

      – Беләсеңме, анда бер хайван ятмый микән дигән уй килде әле. Патша полковнигы. Ялгышмасам, Кулунчаков булса кирәк. Шушы җирләрнең алпавытлары токымыннан. Егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтәм мин аңа хәзер! – дип, Степан коры һәм хиссез төстә көлеп куйды. – Череп таркалган сөякләрен көл итеп җилгә очырмасаммы?!

      Солтан әллә нишләп китте. Сискәнеп. Юк, куркып ук бугай. Куркып кына да түгелдер. Степанның сүзләреннән соң нинди хис кичергәнен ул аңлап өлгермичә калды. Ниндидер салкын җил кагылып уздымыни! Әле генә учакка карап, күз алдына китергән күренеш кайчандыр, чыннан да, булган микәнни? Степан да ишеткәч һәм хәтерләп калгач, Чаныш бабасы сөйләгән хәл заманында күпләргә билгеле булган инде, алайса.

      – Син ул полковник турында каян беләсең, Стё- па? – дип сорады ул.

      – Әби мәрхүм сөйләгән иде. Әллә кайчан инде. Бабай үлгән елны. Минем әби шул полковник утарында йорт хезмәтчесе булган. Син аны белмисең. Безне сезнең авылыгызга күчергәнче үк үлде… Минем бу каберне бик табасым килгән иде.

      – Хәтәр хәтерле син.

      – Без бит авыл малае. Хәтер – чүп-чарсыз. Кыш үтә – яз килә, җәй җитә – көз башлана. Һәммә нәрсә аз-азлап кына тия. Әби сөйләгәннәрне башка нәрсә күммәгән. Шул гына, – дип, Степан күлмәген йомарлап битен сөртте, зират ягына борылып: – Нәкъ шуның кабере бу, парин, – диде. – Наратына кара, җитмеш еллар чамасында.

      – Ярар, юк белән баш катырма.

      – Син бәйләнмичәрәк кенә утыр әле, яшьти. Ул монда унҗиденче елдан бирле ята.

      – Сиксән бишенче елда син килеп чыгасыны көтепме?

      – Берзаманны аңа барыбер кубарылып чыгасы.

      – Кайчан?

      – Ахырзаман җиткәч.

      Степан, кулы белән каты басып, битен сыпырды. Гүя йөзенә ябышкан чит битлекне кубарып ташларга теләве иде.

      – Син

Скачать книгу