Скачать книгу

юк. Ә менә ул тәре ясый. Шәригать җәһәтеннән караганда, тәгаен гөнаһ гамәл инде. Мулла белән киңәш-табыш корырга вакыты калмады. Аның каравы ул үз-үзе белән киңәште. Мәетне кичә төнгә каршы, затлы кара табутка салып, сугыштан алып кайттылар. Аның каберенә бастырып куяр өчен, тәре ясауның савап саналырга хаклы ягы да бардыр…

      Чаныш бабасы Наймуш картның кемгә атап тәре ясаганын да әйткән иде. Хәзер онытылган. Ниндидер ни татар, ни рус фамилиясе, ахрысы. Бу җирләрнең алпавыты булган. Каты куллы, коры сүзле дигәне истә. Наймуш әнә шуларның утарында управляющий сыманрак бер эштә торган. Моның өчен аңа утызынчы елларда бераз эләккән. Колхозга кермәгән. Сөрә язганнар. Тик монысы бүтән вакыйга…

      Тук-тук-тук, тук-тук…

      Утар сугыш аркасында шактый бөлгән, таркалган, калдык-постык җирләр сатылып беткән, арендага таратылган, мал-мөлкәт җилгә очкан тузан ише генә калган. Керем-төшем юк диярлек. Хәзер ул җирләрнең күбесендә ачы әрем, алабута котырып үсә. Кешеләрнең җир эшкәртергә, иген игәргә көч-егәре, чарасы калмады. Гуҗ сугыш кешеләрне дә, атларны да аждаһа сыман йотып кына тора. Татарда да, урыста да, чуваш һәм удмуртта да – бердәй хәлсез карт-коры да хатын-кыз гына. Сугыш кешеләрнең кайсысын кул-аяксыз, кайсысын дөм сукыр итте, кайсысының үпкәсен газ белән көйдереп кайтарды. Гарип тә гораба. Алынып бетмәгән атларның кабыргалары гына калкып, тырпаеп калды. Адәмнәр арасында хәл алып, көчәеп, байтак җиргә хуҗа булып киткәннәре дә бар. Тик синең кайгың, тамагың ачлыгы аларны борчымый. Үлем-китем күп. Мулла бер чыккан Коръәнен дистәләп мәрхүм рухына берочтан гына укый.

      Инде менә байларга да чират җиткән. Хатыны Мария хәрәкәттәге армиядән ире Кулунчаковны алып кайтты. Полковникның мәетенә ияреп кайткан акча күмү чыгымнарына чак җитә язды, поминканы анасы Марфа Петровнаның чыбык очы туганы кибетче Савелий үз өстенә алды.

      Наймушның тәре ясавын бу мәхшәр эчендә Аллаһы Тәгалә ничек тә кичерер. Заманы шундый: кешеләр чиста, чын күңелдән кылган гамәлләргә мохтаҗ чак. Шулай икән, урысның Христосы да, мөселманнарның Мөхәммәд пәйгамбәре дә бичара адәм балаларының бер-берсе хакына кылган яхшылыкларын үзара килешеп кабул кылырга тиешләр, йөз чөерәләр икән, күмәк бәла-каза алдында адәм балалары ул хәтле дә горур түгелләр: аллалар кешеләрнең гөнаһысын ярлыкамаса да, кешеләр аллаларның горурлыгын кичерергә разый-бәхилләр.

      Тәмәке төпчеген баш бармагы бите белән үзе утырган бүкәнгә басып сүндергәч, Наймуш карт тагын балтасына тотынды.

      Аның моңарчы тәре ясаганы юк. Шулай да ничек тиеш икәнлеге аңа мәгълүм. Иртән иртүк урыс зиратына барып, буй баганасын да, аркылы зур һәм бәләкәй агачларын да һәр өлешенең арасын сөямләп үлчәде. Шуның өстенә төнлә китап шкафыннан алып, тышлыгына алтын белән басылган сүзлекләрдән тиешлесен тапты да тәренең мәгънәсен укып чыкты. Болай язылган иде: «Была широта, в которую простёрты были руки, длина, поднимающаяся от земли, на которой пригвождено было тело, высота, выдающаяся вверх над поперечною перекладиною».

Скачать книгу