Скачать книгу

мин аңа юл куймас идем, – дип уйлады. Шундук үз-үзеннән: – Ә ни өчен? – дип сорады һәм җавап та бирде: – Татар зираты ул – минем үткәнем. Анда – минем кандашларым, хурлауга юл куймас идем. Шул ук вакытта татар зираты – минем киләчәгем дә. Миңа шунда барасы, шунда күмеләсе…» Тагын бер нәрсә бар: шикләндерә. Зираттан курку, түмгәк кенә булып калган билгесез каберләргә басудан тайчыну аның канына сеңгән. Куркыта. Кеше исәннәр хөкеменә дучар булудан кача, ә үлгәннәр хөкеме аны куркыта ук. Исәннәр фәкать җәза гына бирә, үлгәннәр үч ала…

      Степан ашыкмады. Кулын юып, табынга килеп утыр-ды. Стакан төбендә калган аракыга чак кына өстәп эчеп куйды, тәмләп балык ашады.

      – Бер нәрсә искә төште әле, – диде ул.

      – Соң?

      – А! – диде Степан, кулын читкә селтәп. Аннары, йөзен җыерырга теләп, кашларын кушырды. Әмма ул үз кичерешләрен йөз сызыклары белән белгертүдән мәхрүм. Бит тиресе киергегә тарттырылган тукыма сы- ман. Ул кул сырты белән иренен сөртте дә аягына басты. – Аннары сөйләрмен әле, – диде ул. Әвеш-түеш килеп, көймәгә керде һәм лом алып чыкты.

      – Кара аны, сак кылан. Нарат басмасын. Таш та хәтәр, – диде Солтан.

      – Син утырып тор, алайса.

      – Яхшы.

      – Ярый, мин тиз.

      Степан, өстенә аварлык нарат һәм ишелергә торган зур таш астына кереп, тукылдатырга да кереште. Чиркәү гөмбәзеннән кара каргалар күтәрелеп, читкә очып киттеләр. Кайдадыр тукран тукылдатырга тотынды. Ул аваз, Степанның лом белән кирпечкә бәрүенә кушылып, икәүнең тимерчелектә тимер чүкүен хәтерләтте. Тук-тук-тук… Бусы – тукран. Тук-тук… бусы – Степан. Алар, шул рәвешчә, тирә-юньне баскан тынлыкны ваталар кебек иде. Берсе корыган агач аша тере кортка таба чокый, икенчесе кызыл кирпечләр аша – черек (мөгаен, шулайдыр) табутка таба. Моны ап-ачык рәвештә күз алдына китергән Солтан баш тиресенең, чәч төпләренең кымырҗып куйганын тойды.

      Учак ялкыннары басылды инде. Көйрәп торган күмер араларыннан тымызык кына итеп зәңгәр ут канатлары җилферди. Алар карашны җәлеп итәләр, изрәтәләр. Учакка карап утыруы рәхәт иде. Ләкин тукран белән Степанның өзлексез тукылдавы уйларны тарата. Хәзер Солтанның, барыннан да бигрәк, Камәрия турында уйлыйсы килде. Ә ул нигәдер юк, кире уйлады микәнни? Солтан, ялгызлыгыннан котылыр һәм эч пошуын басар өчен, көймәдәге магнитофонын алып чыкты, әйләндереп җибәрде. Музыканы исәпләмәгәндә, елга буе тын иде. Ни теплоход, ни баржа узмый. Әллә ничә кат тыңлаганга күрә, төссезләнгән көй бу тынлыкка, бу киңлеккә туры килми, ятышсыз. Ул магнитофонны сүндерде, свитерын, күлмәген салып, аркасын кояшка куеп утырды. Кояш җылысы тәнен изрәтте, эчелгән аракы зиһенен таратты. Вакыт агышы туктаган кебек булды. Ниндидер серле сәгатьнең секунд тавышы урынына тукран тукылдатты, минутларны Степанның салмак селтәнүләре саный сыман. Сәгатьнең теле-маятнигы чиркәүнең кыңгырау манарасы кебек катып, туктап калган яисә кабер өстендәге авыш нарат кыяфәтендә җансыз. Янәшәдә су ага, ләкин аның агымы вакытның күгәрек тәгәрмәче рәвешендә тынып калган зиратка ниндидер хәрәкәт сурәте бирми. Мондый җансызлык, тынлык алар тапкан кирпеч төрбәдән чыккандыр шикелле. Ә ул салкын кабер эченә

Скачать книгу