Скачать книгу

сорый. Миңгерәүләнгән ише, билләһи. Әллә ниткән чит, моңсыз җырлар шунда. Дөрес, үзләре дәртле, дәрманлы, бирелеп китсәң, биетерлек көйләр. Тик инде, җәмәгать, ул көйләргә көрәк белән җир казырлык, балта тотып, утын ярырлык, себерке белән ишегалды себерерлек, чалгы айкап, печән чабарлык түгел.

      Берзаманны Солтан шул җырларны умарталыкка алып килгән магнитофоныннан кычкыртты. Бал кортлары тузгып та күрсәтте соң, әй! Солтанга ябырылдылар. Кая качар тишек тапмады, бичара. Суга чумып кына котылды… Солтан гынамы соң – кич җитте исә, клуб ягында да гел шул музыканы акырталар. Әйе, ул җырлар җир казытмас инде. Дошманга каршы күтәрүе дә шикле. Җырын алыштырган кеше иманын да үзгәртә ул. Чаныш алданрак дөньядан китәрме, Кадрәк аңарчы ук мәңгегә күзен йомармы, Солтанга саф мөселманча күмү йоласын ышанып тапшыру файдасыз. Җирләүчеләргә ияреп йөрсә, хәтеренә салып куйса да, бик әйбәт булыр әле.

      Әйе, соңгы мыскал туфрак Кадрәк йә Чаныш учында булыр.

      Чит кеше өенә кергәндәге сыман, Чаныш резин итегенең олтанын үләнгә ышкып сөртте дә, балыкның кытыршы койрыгына тотынып, югары үрмәләде. Бер тәңкәнең кипши башлаган үткер чите чалбар балагының, эчке ыштанының тез турысын ертты, аягы шуып китте. Ул тезенең әрнүен тойды һәм, балыкка менгәч, тез капкачы тиресенең суелганын күрде. Ул урынга бөрчек-бөрчек кан тамчылары саркып чыккан иде. Чаныш аягына басты. Балыкның тәне йомшак икән. Итек табаннары аңа батып тора, сазлык түмгәгендәге шикелле, тигезлек саклавы читен. Ул сак кына тирбәлеп алды, әйтерсең лә аяк астының ныклыгын чамалады. Җавап итеп, балык койрыгын селкетте. Койрыгы белән бөгәлчәннәр куган атмыни! Бүрәнә буенча барган кебек, Чаныш балык сыртыннан алга атлады. Гүя ул, яшьлегендәге кебек, атка аягүрә менеп баскан. Балыкның сырт канатына кадәр барып җитте. Канат шиңгән әрекмән яфрагын хәтерләтеп янтайган иде. Юка булганга күрә, читтән йомшактыр кебек тоелса да, бактың исә, юкә кабыгыдай каты икән. Кытыршы зәңгәрсу элпә белән капланган канат сөягенә уң кулы белән тотынып, ул ишек өслеге астыннан подвал эченә карады. Анда эңгер-меңгер. Салкынча һава бәреп тора. Юеш таш һәм черек исе аңкый. Ул ят тавыш ишетеп сагайды: балык, тозакка эләккән җанвардай, тын гына сулкылдый сыман иде. Күзе караңгылыкка ияләшкәч, Чаныш балык саңакларының киң капкачларын шәйләде. Тимерчелек күрегенә охшап, алар беркөйгә ачылып ябылалар, суны эчкә суырып алалар да кысып чыгаралар, дулкын итеп тараталар. Шунда Чанышны ниндидер үтә гаҗәпсенү хисе биләп алды. Мондый хисне аның күптәннән кичергәне юк инде. Беренче мәртәбә бала чагында, печән өстендә айлы бер төнне куна калгач һәм аулакта иреннәре белән бер-берсенә сарылган егет белән кызга тап булгач, шулай исе-акылы киткән иде аның. Бер-берсен ашамагайлары дип шикләнгән иде ул. Үлеме алдыннан монда килгән шушы балык сыртына менеп басканчы, аның шуннан да артыграк төстә хәйран калганы булмады бугай. Чөнки балык, аны күрергә теләгәндәй, башын судан чыгарып алды. Шунда Чаныш аның сул күзен күрде. Шул рәвешчә, кайчакны атлар яшенгә

Скачать книгу