Скачать книгу

белән кодагыйлар хөрмәтенәрәк ягыла. Теге чакларда мунчаның хикмәте бүтәндәрәк иде шул… Өйләнгәненә ел ярым дигәндә, Кадрәкнең хатыны Рәхиләнең икенче балага йөкле икәнен яшеребрәк йөргәнен Чаныш сизенә иде инде. Тик ул балага яшәү генә насыйп булмады. Имчәк баласы вакытында ук дөнья куйды, бичара. Монысы – соңыннанрак булган хәл.

      Менә шул: ут сүндереп йокларга яткач, тегеләр – чакырылмаган кунаклар килеп керде. Тышта пычрак, яңгыр, күн итекләрен ышкып-нитеп тормадылар, эчкә, түргә уздылар. Ут элергә өлгергәннәр иде инде. Бөтенесе уянды. Сәерсенделәр, шикләнделәр. Хатыннар, әдәп саклап, башта чаршау артына кереп киттеләр. Каенанасы белән чышын-пышын килеп, Рәхилә самавыр капкачын шылтыратты. Аның, бу якка чыгып, мич калагына үрелүен теге каратут йөзле кеше мыек очын ирен почмагы белән чәйнәп карап торды да почмактагы китап шкафы каршына барып басты, урысчалатып, үзе өчен генә әйткәндәй: «Ну-ка, поглядим», – диде. Китапларның иң калынын – күн кырыйлысын кулына алды: «Что за книга?» – дип сорады. Үзе үк вата-җимерә укып та бирде: «Әл-мәсхәфү эш-шәрифу»7.

      Каратут йөзлене күреп белмәсә дә, кем икәнен Чаныш чамалады – Абалак фамилияле кеше. Тирә-күрше авылларда аның «Шапалак» дигән кушаматы таралган иде инде. Чебен үтергеч була инде. Өстәвенә бу сүзнең «яңакка сугу» дигән мәгънәсе дә бар. Ай-яй да соң бу ирләр: уйлап чыгарырга һәм чәпәргә кирәк бит, йә! Кешесенә, шөгыленә шулхәтле дә туры килер икән. Шәп тә соң, ә, Шапалак!

      Әйе, кешеләр язмышы өстендә чебен үтерә торган шапалак шикелле селтәнде ул. Шап! – бер авылдан мәктәп директорын. Шап! – күрше авылдан агрономны. Шап! – чираттагы авылдан комсомоллар башлыгын… Кемне генә алмады. Тик кешеләр чебен түгел иде бит, чебен түгел иде. Кешеләр кемнеңдер атасы, ире, анасы, хатыны, баласы, туганы иде!

      Шапалак ияген күтәрде дә эчке күлмәкчән һәм яланаяк басып торган Кадрәккә төбәлде. Чанышның өненә үтә хәтәр мәлләрдә генә кузгалучан курку йөгерде. Ул, полк комиссары сыйфатында йөргән чагында, полкларын батька Махно армиясе тар-мар иткән, шуның өчен партиядән чыгарылган, ревтрибунал хөкеменнән могҗиза белән генә исән калган, үз-үзенә кул салудан көчкә генә тыелып, шуннан соң гади кызылармияче булып байтак сугышлар кичкәч, туган авылына кайтып төпләнгән һәм колхозда тегермәнче хезмәтендәге кеше иде. Ыгы-зыгыланмады, кабаланмады, юк-барга кысылмады. Калган гомеренә башыннан кичкәннәре бик җиткән дигән карарга килде. Шуңа күрә башта тегеләрне үзен алмага килмәделәрме икән дип уйлаган иде. Кем белә, кайдадыр, кемнәрдер үткәннәрне актарып чыгаргандыр да моңа да вакыт дигәндер.

      Теге чакны Чаныш ревтрибуналга да әйтте, хәзер дә кабатларга әзер: полк тар-мар ителмәде. Аның өчтән икесе крестьяннар иде – менә шулар Махно ягына күчте. Һәм моның өчен полк комиссары Чаныш Украинадагы совет власте органнарын гаепләде. Уен эшмени: көрәшнең иң кызган мәлендә сугышчылар арасында «Украина Җир халык комиссариаты әүвәлге алпавыт җирләренең өчтән ике өлешен совхозларга бүлеп бирә икән» дигән сүз таралды. Нинди

Скачать книгу


<p>7</p>

«Әл-мәсхәфү эш-шәрифу» – «Изге кәгазьләр».