Скачать книгу

да: «Хушлашмыйк. Көтегез», – диде. «Напрасно», – диде Шапалак, үткер күзләре белән Рәхиләне тагын баштанаяк чишендергәндәй карап.

      Чанышның эче жу итеп китте. Напрасно икән, нигә Кадрәк белән Рәхиләне, таңга чаклы гына булса да, икәүдән-икәү калдырмыйлар икән соң? Чаныш «соңгы тапкыр» дигән уен читкә куарга тырышса да, соңгы тапкыр шул, дип уйламыйча булдыра алмады. Әйе, соңгы тапкыр. Алайса, нигә кешечә хушлаштырмыйлар? «Хәер, явызлыкның кешечә булуы язмасын», – дип уйлады Чаныш. Ләкин ул бүтәнчә була да алмый шул, чөнки явызлыкка фәкать кешеләр генә ия.

      Шапалак чыгышлый Чанышка әйләнеп карады: «Вас, как отца врага народа, тоже вызовем. Ждите!» Сул күзе кысык, кара сөлек диярсең; уңы шар ачык – бер көпшәле мылтык тишегемени. Алай итеп Чанышка бер генә карадылар: теге чакны, таш карьерында… Тик Шапалакның карашы хәтәррәк: теге чакны Чанышка винтовка гына төбәделәр, тәненә пуля гына аттылар, ә Шапалак кешеләрне яратмый торган карашы белән җанга кадалды.

      Кадрәкне менә шулай алып киттеләр. Яккан гаепләре коточкыч гаделсез иде. Бу хәлгә кадәр ике көн элек августның соңгы хәтәр яңгыры тегермән буасын ерып атты. Түбән тугайны су басты, киптерергә дип, әвен базы янына куелган арыш эскертен агызып китте. Имеш, кырчылык бригадасы бригадиры Кадрәк Наймушин эскертне су ташу юлына махсус өйдергән. Аның бу эшен «теракт» дип атадылар. Соң, җәмәгать, Кадрәк адәм баласы гына, нинди террорчы булсын ди, хәтәр ташу төшәсен алдан каян белсен? Әвен базы Чаныш үзен үзе белә-белгәннән бирле шул тугайда. Юк, Кадрәк моны раслый алмаган.

      Чаныш башта үзе, аннан Рәхилә, тагын үзе Асылъяр белән кутузкага передача илтте. Алмадылар. Күрештермәделәр дә. Кая ул! Аның үзен исә, Шапалак янап чыгып киткәнчә, сорау алырга чакыртмадылар. Аның каравы, җыен ясап, тегермәненнән чыгарып ташладылар. Төрле эшкә йөри башлады. Нихәл итмәк кирәк. Буйсынды. Халык юатыр, юатмаса аңлар дип көткән иде. Юк! Чумадан качкан шикелле читләштеләр, ят иттеләр. Дүртенчесендә тагын үзе генә барган иде. «Ублюдкаң монда түгел инде!» – дип кычкырдылар. Чаныш: «Кайда соң ул?» – дип ялварды. «Эзлә!» – диделәр. Эзлә, имеш! Шапалак белән суккан урында чебен эзе кала, ә бу Шапалак суккан кешеләр эзсез-хәбәрсез югалды. Чаныш Казанга ике барып эзләде – табалмады. Зур урында эшләүче сугышчан иптәшеннән эзләттермәкче иде, вәгъдәсен алса да, аның эзләргә кыймаслыгын аңлады. Эзләү үзең дә югалу белән бер иде шул. Улы шулай югалды.

      Кадрәк сугыш башланыр алдыннан гына хәбәр салды. Аннары фронттан язгалап торды. Хатларында әйтмәсә дә, хәтәр җирләрдә йөргәнен аңлыйлар иде. Иң мөһиме, хәбәрсез-нисез югалу урыннарыннан котыл- ган – шунысы яхшы. Ул арада танк батальоны командиры Сибгатләре һәлак булды. Төпчекләре хәбәрсез югалды. Сугыш беткәндә, матрос уллары Тәлгатькә дә кара кәгазь килде.

      Кадрәк, җәй уртасы узгач, солдат киемендә кайтып төште.

      – Бабай, әти кайтты!

      Ревоның кояшлы җәй көнендә яңгыраган шатлыклы авазы Чанышның күкрәгендәге яра җөенә яңа ядрә булып кадалгандай

Скачать книгу