Скачать книгу

да без аң. Ну мин тәвәккәлләдем. Теге өйрәтеп торды, мин сырладым. Гаҗәп: җавапны озак тотмадылар тагын. Беркөнне аклап кәгазь килеп төшмәсенме! Кем белә аны: гаделлек сакчылары бетмәгән, күрәсең. Башкача ничек булсын? Ә бәлки безнең ише вак-төяккә нар җитми башлагандыр. Анысы үз намусларына калсын. Әйе, шуннан «дүрт ягың кыйбла» диделәр. Туктале, мәйтәм, кыйбласын кыйбла да бит… Биткә яккан корым алай гына бетми бит әле, дим, үземчә. Кайтып төшәрсең, халык ни дияр бит әле анда? Калып тордым. Ирекле булып. Андыйлар да күп инде анда. Начальник үзенә шофёр итеп алды.

      – И-и җүләр! – диде Рәхилә. – Миең белән уйламыйча, ниең белән уйлагач, башыңда безнең кайгы булмагандыр шул инде, адәм страмы! Ни оятың белән шулай уйладың соң син? Мине уйладыңмы, газиз балаңны уйладыңмы дияр идем дә, тел әйләнми!

      – Шул, сине уйлап бит инде, сине уйлап! Синең кочагыңа йолкыш чебеш булып кайтып аварга кем дип белдең? Аннары ул арада сугыш ачылды. Туп-туры ут эченә ташландык.

      Рәхилә чынлап торып үпкәли калды:

      – Юл уңае кереп чыксаң, табаныңа сөял чыгар дигәнсеңдер. Синең гел шул инде: киреләнмәсәң, эшең эш түгел.

      – Анысы инде аның, хатын, минем эш кенә түгел, вөҗдан эше. Белдеңме? Казанны без чажлап кына узып киттек. Без бит андый-мондыйлар гына түгел. Без бит – авыз тутырып әйтүе үзе ни тора! Без бит Сибирски дивизия! Безне иптәш Сталин үзе, үзе дүрт күз белән көтеп алды. Без бит Кызыл мәйданнан парад белән саф-саф булып үткән кеше. Кайдан диген – Ленин мавзолее каршыннан. Притом ап-ак туннар киеп, мылтык асып. Притом иптәш Сталин безгә үзе, үзе честь биреп калды!.. – Кадрәк шушы урында тынып торды. Аннары, Рәхиләнең тетмәсе тетелгәнгә санап, тагын атасына сөйләргә кереште: – Шуннан туп-туры Мәскәү янына. Волоколамски шоссе… Без анда, җиребез суынмасын өчен, тоташ юрган булып яттык. – Нидер әйтеп җиткермәгәнен исенә төшереп, ул күкрәгендәге «Батырлык өчен» дигән медален «Кёнигсбергны алган өчен» дигән медаленә тидереп чыңлатырга тырышты да, тимгел-тимгел таплар чуарлаган йөзен тагын Рәхилә ягына борып: – Без бит, артка борылып, Мәскәүне бинокльдән дә карый ала идек. Артка борылып карасак, Мәскәүне генә түгел, сезне дә күрербез дип уйладык, – дип өстәде.

      – Күрергә бик ажгырып торгансыздыр шул, – диде Рәхилә, елмаеп.

      Аңа зарыгып көткән ирен бераз котырту ниндидер ләззәт бирә иде, ахрысы. Моны аның ире Кадрәк тә сизми түгел. Хатынының уенына кушылыр иде дә, буа булып ташыган хисләрен кая куйсын, ничек онытылсын соң?

      – Суң бит, хатын, үзең фараз кылып бак: йә инде, сезне бинокльдән күрерлек булып чигенсәк, нинди Сибирски дивизия булыйк ди инде без, йә? Без бит тавык муеннарын борып йөрмәгән. Без бит фельдмаршал Бок командалык иткән «Центр» гаскәрләренең, Манштейн, Паулюсларның муеннарын борып йөргән кешеләр! – дип кайнап алгач, Кадрәк, янә атасына карап: – Шуннан – Сталинград… – дип дәвам итте һәм кискәндәй катгый төстә: – Булмаган җир калмады инде. Кёнигсбергны алгач туктадык, – дип тәмамлады. Бераз тын торгач, инде рәнҗеше, ярсуы, дулкынлануы, горурлануы – барысының

Скачать книгу