Скачать книгу

куйды. Алар басып торган урында бөтерелде дә басылды. Әллә төпсез күккә чумды, әллә Чанышның күңеленә кереп эреде. Җил тынды. Ләкин Чаныш тагын бер тапкыр: «Җилләр», –дип уйлады. Һәм ул җилләрнең, көзге коры яфракларны тузгыткан кебек, үз гомерен тәшкил иткән елларны актаруын күргәндәй булды. Менә җил кисәк туктады. Чанышның гомер китабы ничәнчедер бите белән ачылып калды. Әнә шушы кабер төбендә нәкъ хәзергечә үк өч кеше басып тора. Аның урынында – атасы Наймуш, Кадрәк урынында – ул үзе, Чаныш, Рево урынында – Кадрәк. Юк, ул боларны күз алдына китермәде. Боларның һәммәсе бер мизгелдә әлеге «җилләр» дигән сүзгә сыеп беткән кебек иде. Гүя гомер китабының кинәт ачылган битен шул сүз генә тутырган: «җилләр»… Йөз тапкыр, мең тапкыр кабатлап язылса да, мәгънәсе бер генә: җилләр. Ә шул сүздә гүя Чаныш язмышының бетмәс-төкәнмәс сөенечле хәлләре, куркынычлы вакыйгалары кайнап тора. Әгәр дә хәзер ниндидер кодрәт белән йөз еллык йокыга талса, шунда йөз елга җитәрлек төш күрсә, уянганнан соң әлеге йөз елның бер генә мизгелгә сузылганын белсә, Чаныш бу мизгелнең «җилләр» дигән сүз икәнен күрер һәм ишетер иде9. Әллә соң бөтен дөнья шул сүзгә керер өчен генә яшиме?

      Әнә кемнеңдер кайдадыр «җилләр, җилләр, җилләр» дип кабатлаганы ишетелә. Чаныш бу өннең үз күкрәгеннән чыккан тын икәнен тойды.

      …Чаныш кычкырып куйды: аһ! Күкрәгенә килеп кергән кургаш ядрә аны бер адым артка алып атты һәм җиргә бәреп екты. «…Ваше высокородие! Революция!.. Государь-император тәхетеннән ваз кичкән…» «Ишеттеңме?.. – диде Чаныш, – инде… көт…» «Нәрсә-не?» – диде полковник Кулунчаков. «Халык хөкемен».

      Әнә Чаныш ату алдыннан чигәсенә бәреп чыккан тир тамчыларының февраль салкынында боз бөртекләренә әверелүен тоймый кала һәм аңын җуя… Күзен яңадан ачканда, үзенә төбәлгән зәңгәр күздә үз йөзенең бәләкәй чагылышын күрә. «Мин кайда?» – дип сорый ул. «Лазаретта», – дип җавап бирә зәңгәр күз иясе. «Су!» – дип сорый ул һәм чигәсендәге боз бөртекләренең, эреп, кипшенгән ирененә тамуын тоя. «Син кем?» – дип сорый ул зәңгәр күзләрдән. Коңгырт кашлы, ак йөзле, сары чәчле, дымлы иренле кыз: «Ася, – дип җавап бирә. – Шәфкать туташы». «Асия…» Аннары Ася-Асия Чанышны үз ахирәте Мария коткарганын сөйләде. Ул карьерга ире Кулунчаковка революция булганын әйтергә йөгергән, атарга хөкем ителгән сигез большевикны коткарырга теләгән. Соңарган, шунда атылганнар арасында яткан бер прапорщикның – Чанышның үлми калганын күреп алган. «Ул, Мария, үзе кайда?» – дип сорый Чаныш. «Ә полковник атылды. Мария Севостьяновна аны туган җирендә күмәргә дип алып кайтып китте…»

      Соңыннан, шәфкать туташына тотынып йөри башлагач, Чаныш Ася-Асиянең Ася Ярцева икәнен сорашып белә. Әнә шул тотынып йөрүдән башлап, алар алгы гомерләренә каршы янәшә атлап китәләр. Ася Ярцева инде Асия генә дә түгел, ә Асылъярга әйләнә. Тора-бара комиссар Чаныш Наймушинның дусты, хатыны, көрәштәше, дүрт ир баланың анасы…

      Әнә полковник Кулунчаковның анасы Марфа Петровнаны җирләгәч әйтелгән соңгы дога тавышы да тына. Атасы Наймуш

Скачать книгу


<p>9</p>

Һәм Алла аны йөз елга үтереп торды, аннары терелтте. Һәм әйтте: «Син анда күпме булдың?» Тегесе җавап бирде: «Бер көн яисә көннең бер өлеше» (Коръән, II).