ТОП просматриваемых книг сайта:
Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Читать онлайн.Название Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Год выпуска 1985
isbn 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Автор произведения Мусагит Хабибуллин
Издательство Татарское книжное издательство
Баһадир әйберләргә килеп тә җитте. Нигәдер ул уртага килеп басты. Язмыштыр, Тәңре шулай язгандыр! Аннары нинди генә мәгънә салынмасын, ул – алып, ә алыпка беренче чиратта корал кирәк. Коралсыз алып – кынысыз калып. Баһадир кылыч-калканга үрелде, аны кулына алды. Әле тураеп җитмәс борын ук сизде ул аны: уратып алган халык аһ итте. Шулай ук ялгышты микәнни? Тураеп басты һәм кенәзгә таба кузгалды. Шунда күрде ул, аңа уннарча сөңге, йөзләрчә җәя тартылган иде, барысы да аңа төзәлгән. Әйе, язмыштан узмыш юк. Баһадир кенәзгә таба китте. Шунда күрде ул: кенәз янына төшеп баскан уң кулы Ташбулатның йөзе ап-ак булды, ул кемнәндер мәрхәмәт сорарга дип авыз ачарга итә, әмма бер сүз дә әйтә алмый тора, аскы ирене калтырана иде. Сөйгәне-сайлаганы аның беләгенә ябышты, хәтта ул да курыкты. Йолалары шулмы, гореф-гадәтләреме?.. Кыргый гадәт… Әйе, язмыштан узмыш юктыр. Баһадир күккә карады, баш очында гына карлыгачлар черелдәп очыналар, әллә тургай бөтенләй булмадымы, күземә генә күрендеме? Козгыннар күренми. Үлем булмас… Әйе, үлем булмас, аларның барысын да суга батырып үтерерләр. Козгыннар суга батырылган мәетләргә җыелмыйлар…
Кенәзгә биш адым, өч адым калды, баһадирның йөрәге кага башлады. Кан-кызыл төскә буялган калкан һәм аның өстендә яткан кылыч тоташ бер төскә әверелде. «Бәхил бул, Чәчкәм, Тәңре безнең язмышларны үзенчә хәл итте. Баһадирың онытма, мин үлгәндә дә сине уйлап үләм. Безне аера алмаслар, без синең белән оҗмахта очрашырбыз. Без изге җаннар идек».
Соңгы мәлдә генә, кенәзгә ике-өч адым калгач, баһадир уң кулы Ташбулатка таба борылды, аңа таба атлады. «Мин сиңа бирмим кылыч-калканны, кенәз, үзем биргән кылыч белән үзең үк башым кисәр идең. Мин аны үземнең мәргәнемә бирәм. Синең шымчың булса, минем башым чабар, булмаса, сиңа ташланыр», –