Скачать книгу

моны көтмәгән иде, сикерешеп үк тордылар. Тордылар да карсак буйлы алыпны кулларына күтәреп сикертеп алдылар. Шуннан соң гына Агасике алып янына килде, кулын кысты һәм үзе ясаган энҗе саплы хәнҗәрен бүләк итте.

      – Ал, ал, батыр. Грек Агасикене берәүнең дә екканы юк иде әле, ал, – диде.

      Көрәшеп тә туйдылар алыплар, кайсы кая таралышып, сөйләшеп утыра башладылар. Кайсысы атын карады, кемдер коралын үткерләде.

      – Төптимерче Агасике, нишлибез, киңәш бир?

      – Көтәбез, баһадир. Мәргән егет үзе кайтмаса, угорлар үзләре килерләр, түзмәсләр.

      – Агасике, ун-унбиш алып белән мин үзем эзли китәм Ташбулатны. Мин аны табармын, Агасике. Табармын да, шымчы булса, башын кисәрмен.

      – Ташбулатны эзлисе түгел, баһадир. Ул угорлар кулында.

      – Ярый, төптимерче, тапшырдык. Тәңре безнең белән… Алайга син ия, Агасике.

      Төптимерче Агасике тамагына нидер тыгылгандай ык итеп куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде.

      – Алыпларым, боерам: минем белән ун алып китә. Кемнәр бара, җыеныгыз. Алай башы булып Агасике кала. Аның боерыгы – минем боерыгым!

      Ун алып белән баһадир да китеп югалды.

      Көн уртасы җитте. Агасике уйланды. Угорлар килеп чыксалар, күп тә үтмәс, аларның башлары сөңге очына эленгән булыр. Дөрес анысы, болгар алыплары тиз генә бирешмәсләр, әмма ахыр чиктә барыбер җиңүне сан хәл итәр.

      Төптимерче Агасике үз кул астында калган алыпларга күз йөртеп чыкты. Алыплар тик тын торалар, бу – болгар халкы өчен гадәти хәл. Алар өчен баш итеп калдырылган кеше җавап бирә, ул ни әйтте – шуның әмерен үтәргә, үлгәнче орышырга әзер алар. Ерактанрак китереп уйлаганда, бу очракта Агасике аларны болгарга кардәш Тугры хан җәйләүләренә дә алып китә алган булыр иде. Әмма моның өчен ул иң әүвәл алостаз белән баһадирның башларын колга очында күрергә тиеш. Башкача эшләсә, тегеләр исән-сау Фанәгүргә әйләнеп кайтсалар, Кубрат хан аның башын кистерәчәк. Ә базилевс шымчысы Агасикенең андый ахмак үлем белән үләсе килми иде. Ул иң әүвәл базилевска Төн илләре, аларның халыклары турында мәгълүматлар алып кайтырга тиеш. Юкса аны базилевс та гафу итмәс. Төн илләре, Төн халыкларыннан җыйган кыйммәтле тиреләр беркайда юк. Әйе, болгарларның Төн халыклары белән бәйләнеше базилевска кирәк, бик кирәк. Болгардан кайткан мәгълүматларга таянып, базилевс Кубрат ханга карата үз сәясәтен корачак. Илендә яшәгәндә, үз Алласына рәтләп табынмый иде Агасике, ул аңа монда килгәч кенә чын-чынлап табына башлады. Аңа монда курку килде. Курку аны Изге Христос каршына китерде. Һәр көн булмаса да, көнаралаш Христос сурәте алдына тезләнеп, аннан мәрхәмәт сорады. Христос аны әлегә саклап килә, угры Чалбай хан кадәр Чалбай ханнан исән калды. Инде угорлар сөңгесеннән дә исән-имин калса, яңадан туган кебек булыр иде төптимерче Агасике. Инде исән калмый икән, базилевс аның бала-чагасын ташламас, сөйләшү шулай иде. Базилевс белән шулай дип сөйләшүен сөйләште Агасике, Византия императоры вәгъдәсендә торырмы?.. Соңгы мәлдә күбрәк Кубрат ханга тартыла иде Агасике. «Әллә соң гаиләсен Фанәгүргә чакыртып, бөтенләйгә монда калыргамы?» – дип тә уйлады Агасике.

Скачать книгу