Скачать книгу

бирерсез. Иң оста мәргәннәрегезне сайлагыз. Мәгәр, йөзбашлар, әүвәл без аз көч белән, әйтик, әнә шул йөздән артык котыртучы алып белән дәү капкага якынайыйк. Чалбайлылар безнең аз санлы булуыбызга ышанырга тиешләр. Шунсыз алар, капканы ачып, безне куа китмәсләр. Капканы ачкан хәлдә, без алар белән орышырга тиеш булабыз. Кирмәннән күпме чалбайлы чыгар, анысы безнең өчен караңгы… Чынын гына әйткәндә, минем Чалбай хан белән бер дә орышасым килми. Ул төрки, болгарларга кардәш халык. Әмма нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр.

      – Чалбай ханны мин үзем җәзалыйм, – диде Мангыш тархан. – Мин кирмәнем дивары буенда йә ятып калам, баһадир, йә Чалбай ханның башын кисәм. Хәсрәтсез бер үләр, хәсрәтле ике үләр, ди. Мин бер тапкыр үлеп карадым инде, баһадир. Үлемнән курыкмыйм. Миңа, баһадир, йөз алып бир. Мин яшерен капканы сакларга барам. Җиңгән хәлдә дә, җиңелгән хәлдә дә Чалбай яшерен капкага килми булдыра алмас. Чөнки шул капка кырында ат абзарлары, урманга ауга шуннан йөри идек.

      – Алырсың йөз алыпны, тархан. Башта киңәшик. – Баһадир Илбәк белән Ташбулат мәргәннәргә күз төшереп алды. – Сез, мәргәннәр, берегез – уң кулымда, икенчегез сул кулымда булырсыз. Ташбулат, син уң кулыма басарсың. Адай, уң кулым Адай, син алыпларың белән, Мангыш тархан белән яшерен капкага бар. Ә төп алай тарлавыкта калыр. Атларны әнә теге аланлыкта калдырырбыз. Тарлавыкның ике ягына укчылар басар. Ике якта да куаклыклар, яшеренеп утырырлар. Безне Чалбай алыплары тарлавыкка куа килерләр, укчылар уздырып җибәрерләр… Кыскасы, бер чалбайлы да кирмәнгә кире әйләнеп кайтмаска тиеш. Бу хәл аларның ачуларын китерер. Алар янә капканы ачарлар…

      – Ачмасалар?! – диде Илбәк мәргән.

      – Ачарлар, ачмый хәлләре юк. Кирмәннән тарлавык күренми, без бик аз калдык, без янә әйләнеп капкага килербез, укка ала башларбыз… Төп алай чыккач, орыш каты булыр, йөзбашлар. Укчылар үз урыннарында калырлар. Без янә чигенербез, Чалбай ханның алае зур, төмәнгә якын, укка алып бетерү мөмкин түгел, чалбайлылар, безне куа-куа, тарлавыкка керерләр. Чалбайлылар үтүгә, очлы ыргаклар ташлагыз. Ыргакларны ташлаганнан соң гына уктан ала башлагыз. Инде без. Без төп көч белән болай итәрбез: алдан укчыларны җибәрербез, алардан соң сөңгечеләр орышка керешер, сөңгечеләрдән соң ятаганчылар белән кылычлы алыплар кузгалыр. Уң кулыма, сул кулыма мәргәннәрем басар, төп уртада үзем булырмын. Мин грек Агасике белән Дәян алостазга да зур өмет баглыйм. Алар исән-сау кирмәнгә керә алган булсалар, ничек тә капканы ачарга тырышырлар. Шулай да, алыпларым, мин иң элек зур өметем сезгә баглыйм. Ант эчик! – Баһадир хәнҗәре белән бармак очына төртте, кан күренүгә, антчы биргән алтын чокырга җиде тамчы кан тамызды. Һәр йөзбаш, бармагын канатып, ант канын чокырга тамызып чыкты, аннары һәммәсе иреннәренә тигезеп чыктылар. – Тәңре безнең якта, алыпларым. Кузгалдык!

      Ипләп кенә тарлавыктан чыктылар, кирмәнгә таба юнәлделәр. Калганнары тарлавыкка кергән җирдә агачлар артына постылар, бер ишесе урыннарында калдылар.

      Кораллы җайдаклар күренү белән, кирмәндә ыгы-зыгы купты, сөрәнче оран салды.

Скачать книгу