Скачать книгу

диварга якын ук килеп, укка ала башладылар. Дивар буенда болгарлар да ятып калгалады. Болгарлар дулкын-дулкын булып, әйләнеп килеп һөҗүм итәләр иде. Өченче әйләнгәндә, якынрак килделәр, ахрысы, баһадирның калканына ук кадалды. Болгарлар дүртенче тапкыр әйләнеп керә башлаганнар иде, дәү капка ачылды һәм, өерелеп, һай-һаулап чалбайлылар килеп чыкты. Алар болгарларга каршы чаптылар. Болгарларны урап алмакчы иттеләр.

      – Тарлавыкка чигенәбез! – дип кычкырды баһадир һәм атын кире борды. Аңа алыплары иярде.

      – Һә-лә-лә! – дип, чалбайлылар алар артыннан ташландылар.

      Болгарлар, чаптырып, тарлавыкка керделәр, укчылар яшеренгән җирне уздылар һәм, кисәк борылып, чалбайлыларга каршы килә башладылар.

      – Ур-ра! Ур-ра, алыпларым!

      Чалбайлылар тарлавыкка кереп бетүгә, аларга ике яктан да уклар яңгыры яуды. Һични аңламаган чалбайлылар каушап калдылар, кире чигенә башладылар, әмма укчылар агач араларыннан аларны чүпли тордылар. Ул арада алыплары белән баһадир килеп җитте, ике арада орыш китте.

      Чалбайлылар, чынлап та, исерекләр иде, күзләре тонган килеш өскә киләләр, сөңгеләрен аталар да кире борылалар.

      Беренче тезмә ятып калгач, чалбайлылар чигенә башладылар. Ук тиеп ятып калган атлар ярсынып кешнәүдән, куркынып чинаудан елга буендагы кошлар, һәммә тереклек тынып калды. Бары тик козгыннар, аларга ияреп ала карга, саесканнар гына кан исенә исереп карылдыйлар, каркылдыйлар, шыркылдыйлар иде. Баһадир, өч-дүрт чалбайлыны укка алып, дошманга якынаюга, җәясен җилкә аша ташлады, кылычын суырып чыгарды.

      – Ур-ра, болгарлар! Алыпларым, ур-ра!

      Кайсының күкрәгенә ук кадалган, кайсының аркасын сөңге тишеп чыккан, кайсы, яралы кулын тотып, тояк астында калмаска теләп, куаклар арасына йөгерә, әмма ерак китә алмый, агачлар арасында яшеренгән укчылар аларны укка ала тора иде. Чалбайлылар кача башлагач, болгарлар аларны куа киттеләр. Кыска гына вакыт эчендә тарлавыкта йөзләгән алып ятып калды. Тарлавыктан исән чыккан чалбайлылар капкага ташландылар. Алар бик аз калган, әмма җан газиз, тизрәк капкага җитәргә тырышалар иде. Чалбайлыларны куып баручы болгарлар чигенүчеләрне бертуктаусыз укка алалар, алай да егермеләп чалбайлы капкага якынлашты. Шунда бер хикмәт булып алды: кирмәндәгеләр тиз-тиз капкаларны яптылар һәм чигенүче үз алыпларын укка ала башладылар. Бу хәлдән каушап калган чалбайлылар дивар буйлап елгага таба борылдылар, әмма анда аларга болгарлар каршы төште. Көтмәгәндә чалбайлылар уртада калдылар. Аларның кайсысын укка алдылар, кайсысын сөңге белән кададылар. Арадан берсе, кылычын бертуктаусыз селтәп, яман итеп кычкырып, баһадирга ташланды. Кылыч кылычка орынды, корыч корычка тиюдән очкыннар очты. Баһадир икенче тапкыр селтәнергә өлгерә алмый калды, Чалбай хан куштаны сөрлегеп киткәндәй артка чайкалып куйды, кулыннан кылычы төшеп китте. Баһадир шунда гына аның аркасына кадалган укны күрде. Укны Ташбулат мәргән аткан иде. Мәргән, чаптырып, баһадир янына килде.

      – Баһадир, бу кеше Чалбай ханның уң кулы Күчтем батыр иде. Минем атамны ул яралады…

      Баһадир

Скачать книгу