Скачать книгу

Бик шәп, – диде баһадир. – Димәк, Дәян алостаз белән төптимерче Агасике исәннәр… Каршы төшмибез!..

      Ул арада чалбайлылар һай-һаулап аларны куа башладылар. Болгарлар ягына ук яуды.

      – Уклары җитми, аталар.

      – Атсыннар. Чапмаска! Ашыкмаска! Тарлавыкка керсеннәр!..

      Баһадир, һәр боерыгын биргән саен, артына әйләнеп карады. Болгарлардан ерак түгелләр иде инде чалбайлылар, уктан алырга була иде.

      – Җәелергә, укчылар!

      Болгарлар ике якка сибелделәр, бер тапкыр әйләнмә ясап, чалбайлыларны укка алдылар, аннары тарлавыкка чигенә башладылар. Чалбайлылар кача башлаган болгарларны тагын һай-һаулап куа киттеләр. Менә тарлавык бугазы. Агач артларында болгар укчылары. Чалбайлылар һични аңламый һаман куалар, үкчәгә басып киләләр. Баһадир, бертуктаусыз артка карап, уктан атты. Баһадир чамалады, аны Чалбай ханның бәге куа килә. Бәк кулында сөңге, баһадирны ул киеменнән таныды булса кирәк, әллә батыр Күчтем белән алышканда күреп калдымы…

      – Ташбулат, бәкне үзем алам, – диде баһадир һәм тезгенен җибәрде: ат үз иркенә чапсын, шулай артка карап укка алуы җайлырак.

      – Юк, баһадир, бәкне мин алам. Атам өчен, анам өчен! Йә мин аны, йә ул мине, баһадир…

      Тарлавыкка җиттеләр, болгарлар укчылар яшеренгән төбәктән үттеләр, ыргакчыларга җиттеләр. Чалбай хан алыплары, батырларның йөздән ким алаен тарлавыкка кысрыкларга уйлап, тагын да дәртләнебрәк куа башладылар.

      Шул мәлдә ике яктан да чалбайлыларга уклар ябырылды. Сафлар бозылды. Кай тарафтан ук очканны абайламый калган чалбайлылар һаман алга омтылдылар. Бер төркем болгар алыбын сытып, изеп ташлау нияте белән, алга ташландылар. Баһадир яшеренгән алаен чыгарды, һәм болгарлар көтмәгәндә чалбайлыларга каршы борылдылар. Баһадир башта укчыларын җибәрде, алар әйләнеп килүгә, сөңгечеләр кузгалды, алар артыннан – кылыччылар. Бертуктаусыз әйләнә-тулгана орыша, атыша, суеша башладылар. Чалбайлыларның иге-чиге юк кебек иде.

      Йөзгә-йөз килеп орышырга вакыт җитте. Баһадирның кулына сөңге бирделәр. Чалбай ханның бәге аны һаман күздән ычкындырмаган икән, янына ук килеп җитте. Һәм сөңгесен ташлады, баһадир чак кына ат өстенә ятып өлгерде, аның колак төбеннән выжлап сөңге узды. Янәдән иярендә сынын турайтты баһадир. Бу юлы бәкнең кулында кылыч иде инде.

      Чалбай ханның бәге, акыра-бакыра, Илбарыска ташланды. Бәк кылычын селти, баһадир янына тизрәк килеп җитә алмаудан гаҗизләнә кебек иде.

      – Кубрат хан угланы Илбарыс, котыл!

      – Үзең котыл, бәк!

      Кылычка кылыч бәрелде. Икенче тапкыр әйләнеп килделәр. Янә кылычлар чалышты. Өченчегә әйләнеп килгәндә, баһадир кисәк ат корсагы астына төште, бәк бушка селтәнде. Ат астыннан чыгып өлгергән баһадир бәкнең йөзенә чапты. Әмма бәк тә аңа орынып өлгергән иде, баһадирның калкан чите уелып очты.

      Чалбай хан бәге иярдән ычкынды, гөрселдәп җиргә төште, яман тавыш белән акырып җибәрде. Бу тавышболгарларның алдыра башлаган вакытына туры килде. Чалбайлыларның күбесе тарлавык бугазында ятып калган иде.

Скачать книгу