Скачать книгу

Ашина белән Дулу ырулары арасында барган чуалышларда Ураган каган һәлак булган. Кубрат хан илгә борыла, агасын күмеп кайтышлый, Ураган каган буйсындырган һәм аның кул астында яшәргә разый булган көтригурлар ханы Тугры хан ыстанына туктала, аның кызын сорый. Яше җитмешкә җиткән Тугры хан аңа: «Башта илең-җирең булдыр, аннары килерсең кыз сорарга», – ди. Агасы Ураган каган янәшәсендә булганда, Тугры хан авыз ачып сүз дә әйтергә кыймас иде, монда әнә шундый шартлар куя Кубрат ханга. Кубрат хан җан ачуы белән иленә кайта, хазарларны җиңә. Итил буйлап өскә күтәрелә, ахыр чиктә андагы халыкларны буйсындырып, Тын елга буенда яшәүче көтригурлар ханы Тугры ханга килә. Тугры хан аңа кызын, кызын сакларга бер төмән алай бирә, үзенең җәйләүләрендә хан итә. Моны ул кече угланы Көбер балигъ булганчы дип шулай кыла. Көтригур аксакаллары Тугры хан белән килешәләр.

      Тугры хан кызы Аппак Кубрат ханга бер-бер артлы алты бала табып бирә. Әнә шулай болгарлар белән көтригурлар туганлашып китәләр. Кубрат хан Илбарысны биш яшьлек чагында тәрбиягә ала. Хәзер баһадирга егерменче яшь китте. Менә ничә ел инде ул җәй көннәрен җәйләүләрдә йөри, яу чаба. Ул – меңбашы, илханнарда бер төмән, алар— буйтурлар. Була күрсеннәр, Илбарыс та аңа ирешер. Тик менә хан кызы Чәчкә генә аныкы була алмас. Илханнар аны беркайчан да читләмәделәр, үз иттеләр, туган да туган, ул да алар өчен туган иде. Алар аны әле дә яраталар. Әмма ни генә димә, ул барыбер илхан була алмас. Хәер, кем белә, Кубрат хан әнә хатын ягыннан килә. Кубрат ханның биш угланы бар: Батбай, Кодрак, Аспарух, Балкыр, Аслан. Аслан олуг хан буласы илхан түгел. Аның кулында һәрчак китап, ул һәрчак грек укытучылары янында кайнаша. Олуг хан баштарак аны да, башка угланнары кебек, орыш уеннарына өйрәтергә кушкан иде. Теге ялгыш грек акинагына кулын кистергәч, өметен өзде. «Укысын, Болгарга да белекле кешеләр кирәк», – диде. Аның каравы хәрби уеннарда Илбарыс бик тырышты, күп вакытта ул илханнардан да алдырды. Уктан аларга карый төзрәк атты, сөңге ыргытуда да калышмады. Көннәрдән бер көнне үзе уздырган чираттагы хәрби уенда Илбарыс уктан атуда барысыннан да өстен чыккач, олуг хан аңа мәргән исемен бирде һәм алтын саплы хәнҗәр бүләк итте.

      Кырысрак холыклы, бер әйтеп, ике сөйләргә яратмаган Кубрат хан аны угланнарыннан ким яратмады. Мәгәр илханнарны җәйләү йөртеп, үзе исә борынгы греклардан калган Фанәгүр каласын башкала итәргә керешкән Кубрат ханның игътибары бер аңарда гына түгел иде, күрәсең. Бөтенләй күрми йөргән чаклары да булды, әллә бар иде оланнары аның өчен, әллә юк, Илбарыска да илтифат итмәде. Шундый чакта аны бер кеше яратты – төптәңре Ирсан. Болгар халкы Тәңрегә табына. Ирсан – Болгарда йола башлыгы. Сарай мәктәбендә ул аларны ата-бабадан килгән гореф-гадәтләргә, Тәңре йоласының кагыйдәләренә өйрәтте. Шунда белде Илбарыс: дөньяда ни генә кылынмасын, барысы да Тәңре эше икән. Берәүләр Тәңре тарафыннан – каган, икенчеләре – хан, өченчеләре – кавхан, дүртенчеләре буйтур, алып, оста, көтүче булып туалар икән. Әнә шул кеше Илбарысны да үз улыдай яратты. Олуг хан

Скачать книгу